tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Зәй районы гореф-гадәтләрне сакларга өйрәтте

ВИДЕО: Зәй районы гореф-гадәтләрне сакларга өйрәтте

Татарстанның 32 районыннан,  Россиянең 5 төбәгеннән җыелган «Ак калфак» татар хатын-кызлары вәкилләрен кабул итәргә биредә авыл-авыллары белән тулаем әзерләнгәннәр.  Һәр тукталган җирдә кунакларны икмәк һәм чәк-чәк тотып, җырлап-биеп каршы алдылар.

Елына 5-6 тапкыр уза торган «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышларына һәр җирлектә бик төпләп әзерләнәләр. Уңдырышлы туфрагы, игенчелеге белән дан тоткан, кул эшләренә, җырга-моңга оста халкы белән горурланган Зәй районы кимен куймады гына түгел, алга таба милләт өчен янган ханымнарны җыячак район төбәкләргә иң югары планканы куйды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*