tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары җыела башлады
VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары җыела башлады

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары җыела башлады

Бүген, 4 августта  Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасына иртәнге сигездән VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары килә башлады.

Билгеле булганча, быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит илдән, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районарыннан 900дән артык делегат катнашачак.

Традиция буенча, беренче булып теркәлгән делегатлар белән нәни генә әңгәмәләр корабыз.

Ансар Яппаров – Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдәрәсәсе шәкерте. Татар яшьләре форумы эшенә беренче мәртәбә катнаша икән. Ансар үзе Казанда туып үскән егет, әтисе Татарстанның Минзәлә төбәгеннән, әнисе – Арчадан. Матур саф татар телендә сөйләшә торган егет. Татар яшьләре хәрәкатендә мәчетләр, мәдрәсәләр беоән эшләүче юнәлештә кызыклы проектлар тәкъдим итәргә әзер икән.

Динара Хафизова – Санкт-Петербургтагы музыкаль комедия театры артисткасы. Тумышы белән – Башкортстаннан, Казан консерваториясе тәмамлап киткән. Инде алты ел Питерда яши икән. Бездәге татарлар бик актив, бергәләшеп эшлибез. Динара татар яшьләре форумы кысаларында һәм ярдәме белән Санкт-Петербургта татар музыкаль фестивальләрен оештырырга хыяллана.

Гөлзирә Торсынтайга 19 яшь, ул Кытайда туып үскән кыз. Әле генә Тяньцзи́нь шәһәрендә авиация университетының 2 нче курсына күчкән. Гөлзирә Казанда яшьтәшләре белән танышырга, шәһәрне күрергә тели. Кытайдагы милләттәшләребез даими рәвештә мәдәни чаралар уздырып торалар, делегат кызыбыз да ул чараларда һәрвакыт катнашып килә икән.

Делегатларның төп өлеше теркәлү узып, Универсиада авылында урнашты инде. Көндезге 11 дә аларны “Казан” милли-мәдәни үзәгендәге Казанның 1000 еллыгы музеенда экскурсиягә көтәләр, Төшке аштан соң эшлекле уен оештырыла, анда делегатларның үзара танышачак дип көтелә.

Соңыннан татар яшьләре оешмаларының эшчәнлекләре белән кыскача  танышу өчен Универсиада авылында “Дөньякүләм татар кафесы” эшләп алыр. Кичке аштан соң татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре киңәшмәгә җыелачак. Ә концертлар залында заманча татар музыкасы концерты узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*