tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы: “Мәгариф һәм тәрбия” секциясе
VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы:  “Мәгариф һәм тәрбия” секциясе

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы: “Мәгариф һәм тәрбия” секциясе

5 августта VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы төштән соң Универсиада авылында секцияләрдә эшләде. Эш «Акыл фабрикасы» мәктәбе форматында алып барылды.

“Мәгариф һәм тәрбия” секциясенең спикерлары мәктәпләрдә балаларны укыту, татар теленә, татар мәгърифәтенә кызыксыну үстерү турында сөйләделәр.

фадан Элвира Гыйльфанова татар якшәмбе мәктәбенең эшчәнлеге белән таныштырды. Мәктәптә ата-аналар өчен дә төркемнәр оешкан.

«International School of Kazan» директор урынбасары Илсур Сәлимгәрәев балалар заманадан калышмаска тиеш дигән фикердә. Шуның өчен аларның мәктәпләрендә уку-укыту инглиз телендә бара, ләкин шул ук вакытта укучылар татар телен онытмыйлар, миллилекне саклыйлар.

Секция модераторы Артур Галиахметов делегатларны Актанышның сәләтле балалар өчен гимназиясе белән таныштырды. Аларның төп максаты- милләтебезнең киләчәк лидерларында уңышка омтылыш уяту. Традицион фәннәрдән кала укучылар милли киемнәр һәм сувенирлар белән таныша. Шул рәвешле гимназия татар халкының этнографик мәдәниятен популярлаштыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*