tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы милли тормышка нинди яңалык алып килде?
VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы милли тормышка нинди яңалык алып килде?

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы милли тормышка нинди яңалык алып килде?

Иң зур җыен

 2016 елның 4-7 август көннәре татар халкы тарихына яшьләр хәрәкәтенең яңа һәм кызыклы сәхифәсе булып кереп калачак. Бу көннәрдә дөньяның 30 иленнән, Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән Казанга җыелган 900 егет һәм кыз үзләрен милләтебезнең өметле буыны итеп хис итеп, киләчәк турында киңәште.

Быелгы җыен татар яшьләренең 2004 елдан башлап үткәрелгән башка форумнарыннан бермә-бер аерыла. Делегатларның саны да, сыйфаты да, аларның иҗтимагый активлыгы да элеккедән югарырак, тикшерелгән мәсьәләләрнең актуальлеге дә хәзерге чор таләпләренә тәңгәл. Хәзер форумга килгән татар яшьләренең милли аңы, үзләренең милләтне үстерү миссиясен аңлавы үзгә. Иң мөһиме – форум делегатлары татар халкының телен мәдәниятен, телен, үзаңын саклауның әһәмиятен яхшы аңлый.

Дилбегә кем кулында?

Бу форумны үткәрүнең матди ягын, траспорт, тору урыннарын, ашау-эчүне, Татарстан Президенты һәм хөкүмәте ярдәменә таянып, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тәэмин итте. Чөнки бу чара конгрессның яшьләр канаты, аның киләчәк буыны турында кайгыртып оештырыла. Әмма яшьләрнең үзләре белән аралашу, форум программасын һәм эчтәлеген билгеләү дилбегәсе тулысынча яшьләрнең үзләренә бирелде. Шуңа күрә дүрт көн дәвам иткән бертуктаусыз хәрәкәт, аралашу конгресс башкарма комитетының яшьләр бүлеге һәм форум советы җитәкчелеге хөкемендә булды.

Заманча формат

Алдан төзелгән сценарийда каралган вакыйгалар бер-бер артлы үтеп торды. 4 нче августа «Казан» милли-мәдәни үзәгенең Казансу елгасына чыккан баскычында форум делегатларының үзара танышуы оештырылды. Соңыннан делегатлар эшлекле уен үткәрде һәм милли идеяле бизнес алып баручы эшмәкәрләр белән очрашты. Бизнес-очрашуда, аерым алганда, «Түбәтәй» татар фастфуды челтәрен оештырган Солтан Сафин, «Halal Guide» мобиль кушымтасын ясаган Айрат Касыймов һәм Данил Гобәйдуллиннар катнашты. Алар милли эчтәлекле яңа чаралар, яшьләрчә алымнар турында сөйләде.

Эшлекле очрашудан соң форум делегатлары «Татар кафесы»нда очрашты. Әлеге чара – форумда яңа формат. Ике сәгать эчендә төбәкләрдән килгән делегацияләр үз тәҗрибәләре турында сөйләп, яңа идеяләре белән бүлеште. Чыгыш ясаучылар арасында Үзбәкстан, Чехия, Төркия, Германиядән килгән вәкилләр бар иде. Кумыкиядән килгән делегатлар «Qumuqlar» оешмасының эшчәнлеге турында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә кумык телендә Beta-версия булдырулары турында сөйләде. «Керәшеннәр оешмасы»ның вәкиле үз чыгышында Керәшеннәр форумы һәм үзләре үткәргән башка кызыклы чаралар турында, ә Новосибирскидан килгән делегатлар исә Себер татар яшьләре фестивале турында бәян итте. Чыгыш ясаучылар арасында шулай ук «Mardesign», «Гыйлем», «Сабыйлар» үзәге проектларының җитәкчеләре бар иде.

Проектлар аллеясе һәм пленар утырыш

Шунысы да әһәмиятле – форумның эш алымнары, идеологиясе Казанда оешкан, аз булса да шактый актив оештыручылар тарафыннан әзерләнде һәм бу турыда җәмәгатьчелеккә мәгълүмат таратылды. Алдагы елларда сыналган проектлар интернет, матбугат, телевидение, радио ярдәмендә тасвирланды, аларның иң кызыклылары форум үткән «Корстон» мәдәният һәм күңел ачу комплексының алгы залында аллея рәвешендә күрсәтүгә куелды.

Бу проектлар аллеясендә Казанда әзерләнгән «Мин татарча сөйләшәм», «Печән базары», «Акыл фабрикасы», «JADIDfest», «Минем яраткан татар телем», «Tatarcha», «Сабыйлар», «Гыйлем» проектлары урын алды. Төбәкләр дә буш кул белән килмәгән иде. Аерым алганда Кемероводан – «Иман» яшьләре форумы, Новосибирск шәһәреннән – «Себер татар яшьләре» фестивале, Омскидан – «Заман» әдәби-музыкаль кичәләре, Самарадан – «Сәяхәтнамә», Санкт-Петербургтан – «Өстәл уеннары» кичәләре, Мәскәүдән  – «Tatarlove» танышу платформасы, «Хәрәкәт» татар яшьләре проектлары бәйгесе, «Mardesign» дизайн студиясе, Германиядән – «Көзге очрашу», Казакъстанның Астана шәһәреннән – «Тукай язы», Уфадан «Яшь балкыш» проектларының һәркайсы игътибарга лаеклы булды.

Пленар утырыш алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия төбәкләреннән, чит илләрдән килгән яшьләребезнең проектлары белән танышып чыкты. Ул делегатларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңңехановның сәламләү мөрәҗәгатен тапшырды, милли үсештә яшьләрнең тоткан урыны, республиканың милләт үсеше турында ничек кайгыртуы турында сөйләде, кайбер алдынгы милләттәшләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия татарларның милли-мәдәни мохтариаты Советы рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Президент Аппараты, хөкүмәт хезмәткәрләре һәм журналистлар катнашты.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин делегатларга соңгы ике елда башкарылган эшләр, яшьләр форумына әзерләгән проектларның асылы турында сөйләп бирде.

Пленар утырышта шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасарлары Айрат Фәйзрахманов һәм Рашат Якупов, форум рәисе киңәшчесе Рәдиф Кашапов, Әстерхан татарларының «Идел» газетасы баш мөхәррире, «Дуслык» татар иҗтимагый җәмгыяте рәисе урынбасары Динара Мәҗитова, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Казакъстанның татар һәм башкорт Ассоциациясенең яшьләр оешмалары рәисе, Павлодар өлкәсенең халыклар Ассамблеясы рәисе Элина Паули чыгыш ясадылар. Бу чыгышларның видеоязмасы БТК Башкарма комитетының интернет челтәрендәге tatar-congress.org сәхифәсендә тулысынча элеп куелды.

Яшьләр форумының яңача үтүе аның мәгънәви эчтәлегенең, тикшерүгә куелган проектларның матбугатта, интернетта киң яктыртылуында гына түгел. Форумда тикшелә торган проектлар, эшләү һәм аралашу алымнары заманча милли стильдә башкарылды.

«Акыл фабрикалары»

Пленар утырыштан соң «Акыл фабрикасы» проектлар мәктәбе форматында узучы 5 юнәлештәге секция утырышлары башланды. Алар арасында «Тарих һәм туризм», «Тәрбия һәм белем», «Этномәдәни проектлар менеджменты», «Tatweb 2.0» (Татар теле һәм интернет), «PR һәм журналистика». Проектлар кысаларында төрле тренинглар, семинарлар, дискуссияләр узды.

«PR һәм журналистика» секциясендә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин, «Татар-информ» агентлыгының генераль директоры урынбасары Рәмис Латыйпов, «Безнең гәзит» басмасының мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, Wright Tutors и Wright English (London) маркетинг һәм PR директоры Айгөл Дәүләтшина, «Татарстан Республикасыны мәгьлүмати технологияләр үзәге» оешмасының электрон мәгариф бүлеге баш белгече Әлфия Бәдретдинова катнашты.

Татарстанда журналистика бармы? Нәрсә ул хәзерге заман СМИ? Ничек блогер булырга? Ничек шәхси сайт аша табыш алырга? Әлеге сорауларга «Матbugat.ru» порталының җитәкчесе Данил Сафаров, «Tatar-today» порталының редакторы Рөстәм Исхаков, блогер һәм эшкуар Нияз Латыйпов җавап бирделәр. Бу секциядә модератор ролен «КЗН. Собака.ру» журналы баш мөхәррире Рәдиф Кашапов һәм яшьләр форумы пресс-сәркатибе Гүзәлия Гыйниятуллина башкарды.

Башка секцияләрдә дә «Акыл фабрикасы» форматында кызыклы сөйләшүләр барды. Аларда ясалган чыгышлар, тәкъдимнәр турында тәфсилле мәгълүмат матбугатта чыгарылачак, видеорепортажлар tatar-congress.org интернет сәхифәсенә куелачак.

Ябылу, йомгак

Форум чаралары Универсиада авылында барды. Делегатлар Арча районына, Болгарга сәяхәт иткәч тә, шул ук универсиада җәйләвенә урап кайттылар. Яшәү дә, утырышларның, мәдәни чараларның күбесе бер урында булуы бик җайлы булды. 6 нчы августта форумга йомгак пленар утырышта ясалды. Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров яшьләрне БТК үткәргән чараларда актив катнашырга чакырды. Секцияләр турында хисап чыгышлары ясалды, Тәбрис Яруллин җитәкчелегендәге Совет сайланды, резолюция кабул ителде. Анда шундый юллар да бар:

Бөтендөнья татар яшьләре форумының, татар яшьләре иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеге нәтиҗәлеген арттырырга.

Эшчәнлекнең төп максатчан юнәлешләре сыйфатында татар яшьләренең 2016-2018 елларга проект инициативалары картасын кабул итәргә.

Яңа мәдәни чаралар форматында эшчәнлекнең төп юнәлешләре итеп этномәдәни, этноконфессиональ, мәгариф, медиа, тарихи һәм туристик проектларны гамәлгә куярга.

Халыкның этномәдәни үсешен һәм татар мәгарифенә, мәдәниятенә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына кадрлар эшләү системасын гамәлгә кую мәсьәләсе буенча татар җәмәгатьчелегенең татар телендә белем бирүче югары уку йортын булдыруны һәръяклап хупларга, әлеге уку йортының концепциясен эшләү процессында катнашырга.

Татар яшьләренең үз инициативаларын тормышка ашыру, даими тәҗрибә алмашу максатыннан халыкара, россиякүләм һәм регионара грантлар алу конкурсларында катнашу эшен активлаштырырга.

Татар массакүләм мәгълүмат чараларына социаль челтәрләр аша мәгълүмат таратуга аерым игътибар бирергә, блогерлар чыгышларын кулланырга. Төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән гомумтатар профильле басмалар арасында элемтәләрне урнаштыру һәм ныгытуга этәргеч ясарга.

Татар яшьләре оешмаларына татар вакытлы матбугатына язылуда актив катнашу, татар интернет ресурслары белән элемтәдә торып эшләү, милли-мәдәни үзәкләр арасында хезмәттәшлекне киңәйтү тәкъдиме белән чыгарга.

Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең канун чыгару һәм башкара органнарына, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләренә икетеллелек («Дәүләт телләре турында») канунның үтәлешен, аерым алганда, эш урыннарының элмә такталарының, эш режимын күрсәтүче мәгълүмат такталарының язылышын, парламент сессияләрен дә кертеп, хакимият органнарының эшчәнлеген контрольдә тоту өчен җаваплы вәкилләр һәм структуралар булдыруны тәкъдим итәргә.

Глобаль интернет челтәренең татар өлешен киңәйтү чараларын күрергә, .tatar милли-мәдәни доменын таратуга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә.

Кыскасы, форум карарларында «безнең гамьдә – милләт киләчәге» дигән фикер ята. Гыйлем эстәргә, оештырырга, эшләргә өйрәнү бурычы бер вакытта да көн тәртибеннән төшмәскә тиештер.

Кульминация

Иң кызыгы шул – форумның иң югары ноктасы җыен ябылганнан соң, 7 августта үткәрелгән «Печән базары» фестивале сәгатьләренә туры килде. Казан уртасында, Кабан күле буенда татарлар узган гасыр башындагы кием-салым, кыяфәт, мөгалләмәләрнең рәвешен китереп, шәһәрчә милли тормыш үрнәген күрсәттеләр. Сату-алу, милли кием, татар рухында иҗат итүче дизайнерлар, китап алмашу, фикер алышу, музыкаль мәйданчыклар, милли һөнәрчеләрнең кул эшләнмәләре – барысы да татарча һәм тансык күренешләр булды.

Мондый уеннар шәһәрләрдә татар рухын булдыру өчен бик үтемле булыр иде. Яшьләр форумын үткәрүгә бик күп кешеләр, оешмалар катнашып, төп нәтиҗә шундый җанлы тамашага әверелүенә ярдәм иттеләр.

Әлбәттә, форумда күрсәтелгән проектларны һәркайда гамәлгә кую җиңел түгел. Һәм татар телен, мәдәниятен бүгенге яшьләргә иңдерү гаять катлаулы мәсьәлә булып кала. Бөтендөнья татар яшьләре форумы глобаль рәвештә оештырылган реклама проекты да булып тора.

Хәзергә урыннарга, төбәкләргә үтеп керү, һәр шәһәрдә, районда, авылда, һәр бистәдә кечкенә булса да милли почмак булдыру өчен күп эшлисе бар. Ләкин VII форум эзсез калмаячак, аның тәэсиратлары делегатлар хәтерендә сакланачак, мәгълүмат чаралары аша татар дөньясына барып җитәчәк. Ә яшьләрчә сөйләшү, вәгъдәләр бирү, планнар кору өлешчә булса да тормышка ашсын өчен яшенә дә, картына да җиң сызганып эшләргә туры киләчәк.

Римзил ВӘЛИ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*