tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы: “PR һәм журналистика” секциясе

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы: “PR һәм журналистика” секциясе

5 августта VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы төштән соң Универсиада авылында секцияләрдә эшләде. Эш «Акыл фабрикасы» мәктәбе форматында алып барылды.

“PR һәм журналистика” секциясе спикерлары булып Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәтенең җитәкчесе Эдуард Хәйруллин, Wright Tutors и Wright English (London) маркетинг һәм PR директоры Айгөл Дәүләтшина “Татарстан Республикасыны мәгьлүмати технологияләр үзәге” оешмасы электрон мәгариф бүлегенең баш белгече Әлфия Бадретдинова чакырылганнар иде.

– Татарстанда журналистика бармы?

– Нәрсә ул хәзерге заман матбугат чаралары?

– Уңышлы блогер булу мөмкинме?

– Шәхси сайт аша табыш алып буламы?

Бу һәм башка сорауларга “Матбугат.ру” порталының җитәкчесе Данил Сафаров, “Tatar-today” порталы редакторы Рөстәм Исхаков, блогер һәм бизнесмен Нияз Латыпов, “КЗН. Собака.ру” журналы баш мөхәррире Рәдиф Кашапов җавап бирделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*