tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы: тантаналы ачылыш һәм пленар утырыш
VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы: тантаналы ачылыш һәм пленар утырыш

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы: тантаналы ачылыш һәм пленар утырыш

5 нче август көнне Казанның “Корстон” кунакханә- күңел ачу комплексында VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы эшләде. Ул иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шулай ук мәдәният, җәмгыять һәм сәясәт өлкәсендә эшләүчеләр катнашында форумның тантаналы ачылышы рәвешендә узды.

Пленар утырыш алдынна татар яшьләре оешмаларының “Проектлар аллеясы” һәм Р.Айдаровның рәсем күргәзмәсе тәкъдим ителде.

IMG_0423

Быелгы форум төрле яңалыкларга бай. Пленар утырыш та яңача узды, аны ике модератор – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм аның урынбасары Айрат Фәйзрахманов алып бардылар. 5 августта үткән форумның беренче өлешендә чыгышлар һәм ике елга хисап тоту булды.

Утырышны Тәбрис Яруллин башлап җибәрде. Форум эшенең беренче көнен ул нәтиҗәле үтте дип бәяләде. Делегатлар эшлекле уен рәвешендә үзара таныштылар, җирле оешмалары белән таныштырдылар, җитәкчеләр киңәшләшеп алды. Кич зу заманча татар музыкасына концерты белән тәмамланды.

Форумга Татарстанның барлык 45 районыннан һәм шәһәрләреннән, Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән, дөньяның 30 иленнән 800дән артык вәкил килгән. Делегатларның 55%ы кызлар, 45%ы егетләр. Делегатларның 15%ы гаиләле, 70%ы югары белемле. Быелгы форум эшендә беренче тапкыр Россиянең 7 өлкәләсеннән, чит илләрдән: Австрия, Венгрия, Голландия, Грузия һәм Молдова вәкилләре катнаша. Делегатларның уртача яше – 26, иң яшь делегатка 16 яшь, иң олысына – 48 яшь.

Форумда дөньяның 30 иленнән һәм Россиянең 60 төбәгеннән 900 га якын вәкил катнаша. Делегатларның 55 проценты – кызлар, 45 проценты – егетләр. Россиянең 7 төбәгеннән, Австрия, Венгрия, Молдова, Голландия, Грузия вәкилләре форумда беренче тапкыр катнаша. Делегатларның уртача яше – 26 яшь.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән форум делегатларын ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

IMG_0426

Татарстан Республикасы җитәкчелеге татар милләтенә, Россиянең күп кенә субъектларына, күп кенә илләргә чәчелеп яшәүче милләттәшләребезгә ихтирам һәм игътибар күрсәтеп яши. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышында шулай диде.

Парламент башлыгы делегатларны сәламләп, алар алдында чыгыш ясады. “Татарстан Конституциясенең 14 нче маддәсенә таянып, республикада милләттәшләрне берләштерү, киләчәктә дә телебезне, милли кием, милли ризыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә, үзен Россия Федерациясендә таныту максатыннан зур эш алып барыла”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Бөтендөнья татар конгрессының да милләттәшләр белән тыгыз эшләвен билгеләп үтте. “Россиядән, чит илләрдән татарлар Казанга Мәккәсенә килгән кебек килә, төрле мәсьәләләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Татарстан читкә сибелгән милләттәшләре белән бер тормыш корып яши. Татар халкы – дәүләт оештыручы халык. Аны Россия патриархы да шулай диде. Ул республикага килеп, Татарстан турында бик матур сүзләрен җиткерде. Татарлар саны Россиядә икенче урында, ә хезмәте, тырышлыгы, халыкара дуслыгы, дин татулыгы белән аның абруе Россия Федерациясендә күпкә югары дип бәяләде ул”, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе бүгенге очрашуда яшьләргә зур өметләр баглануын әйтте. “Милләтебезнең якты киләчәген яшьләр ярдәмендә корырга тиешбез. Глобализация заманында бу бигрәк тә мөһим. Татар телен белүчеләр саны кими дип борчылабыз, шуңа күрә аны ничек итеп популярлаштыру турында тирән уйланабыз” , – диде. Фәрит Мөхәммәтшин соңгы елларда татар яшьләрен берләштерү максатыннан байтак эшләр башкарылуын билгеләп узды. Интернет челтәрендә татар яшьләрен таныштыру, кавыштыру буенча да ышанычлы проектлар да барлыгын искәртте.

“Без Хөкүмәттә эшләүчеләр, кая гына барсак та, татар вәкилләрен күреп, алар белән аралашып, моң-зарларын тыңлап, кулдан килгәнчә ярдәм итеп матур гына яшибез”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, тик ул яшьләргә Татарстан ярдәменә генә өметләнеп тормаска, ә үзләренә дә тырышырга киңәш итте.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең яшьләргә Болгарга сәяхәт оештырылуын бик теләве турында әйтте.

Чыгышының азагында ул Татарстан үзенең сәясәте, икътисады белән алдынгы төбәк булуын ассызыклады. 30 дан артык программа гамәлгә ашырылуны билгеләп үтте. “Татарстанны элек Казакъстан белән бутый иделәр, ә хәзер ул киң танылган. Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты да моңа зур этәргеч бирде”, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Татарстанны алдынгы итүче тагын күп кенә кызыклы проектлар булуын, эшче һөнәрләр буенча Ворлсдскиллс дөнья чемпионаты үткәреләчәген әйтте.

Фәрит Мөхәммтшин киләчәктә дә яшьләргә аралашып яшәргә киңәш итте, элемтәләрне югалтмауларын теләде. “Бүгенге көндә аралашу өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Татарстанда башкарылган эшләрне, аның алдынгы карашлы күп милләтле республика булуын башка милләт яшьләренә дә җиткерегез. Тагын күрешергә насыйп булсын үзегезгә. Шундый очрашулар тарихка кереп калсын. Уңышлар сезгә!”- дип тәмамлады парламент башлыгы чыгышын.

“Татар-информ” МА

Чыгышын йомгаклап, Фәрит Мөхәммәтшин татар яшьләре активистларына Татарстан Президенты һәм Татарстан хөкүмәте Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ике елга эшчәнлеккә йомгак ясап, хисап чыгышы белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин чыкты.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе оешманың җитәкчелек командасын Казанда туплану концепциясе сайлануын билгеләп үтте. Моның күп кенә проектларны тормышка ашырырга, булганнарына яңа сулыш өрергә ярдәм итте дип билгеләде. “Мин татарча сөйләшәм”, “Печән базары”, “Акыл фабрикасы”, “Татар дозор” квест уены кебек проектлар чарланды, Аларны хәзер Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләре оешмаларына өлге итеп тәкъдим итәргә була. Гомумән алганда, БТЯФның “Казан командасы” РФ төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмаларына үз өстенә социаль проектантлар ролен алуны бурыч итеп куя. Болар барысы да  диярлек шәһәр татар мохитен, шәһәр татар яшьләренең милли үзаңын үстерүгә юнәлдерелгән эшләр.

Рәиснең сүзен аның урынбасары, 2 нче лицей-интернатның татар һәм инглиз телләре укытучысы Рашат Якупов та куәтләде. Аның чыгыш “Татар телен популярлаштыру ысуллары һәм икетеллелек проблемалары”на багышланган иде. Кызыклы гына тәкъдимнәр яңгыратылды. Соңгысы: Татарстанда телләр сайлау буенча омбудсмен булдыру.

Татарстан Ресупубликасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Ринат улы Мөхәммәтов министрлык ярдәме белән алып барылган татар телен укыту, таратуга юнәлдерелгән күп санлы проектлар турында сөйләде. Бу мәгълүмат мәктәпләрдә ана телен өйрәнүдән мәхрүм булган бик күп яшьләргә булышыр дигән  өмет бар.

Язучы, музыкант, КЗН.Собака.ру сайты баш мөхәррире Рәдиф Кашапов “Татар шәһәр яшьләр мәдәнияте: трендлар һәм үсеш этаплары” дигән темага чыгыш ясады.

Әстерханның “Идел” гәҗите баш мөхәррире, “Дуслык” татар иҗтимагый җәмгыяте рәис урынбасары Динара Мәҗитова татарча сөйләргә тырышты, тик барыбер төп фикерен урысча белдерде. Аның әйтүенчә, төбәкләрдәге яшьләрне Татарстан белән бәйле проектларга күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Җәйге тел мәктәпләре, Татарстан югары уку йортларының вәкиллекләрен булдыру, этножурналистика юнәлешен үстерүгә игътибарны юнәлдергә кирәк.

Казахстанның татар һәм башкорт Ассоцияциясенең яшьләр оешмалары рәисе Элина Паули шулай ук Татарстан белән багланышларның тыгызрак һәм киңрәк булырга тиешлеген куәтләде, үзләрендәге эш тәҗрибәсе турында сөйләп китте.

Татарстан Республикасының “Мәгълүмати технологияләр үзәге” оешмасы генераль директоры Алмаз Вәлиуллин чыгышын кыска тотты. Ул tatar домены теркәлү тарихына бераз тукталды һәм яшьләрне безнең милли доменыбызны киңрәк кулланырга чакырды.

Пленар утырышның беренче өлеше шуның белән тәмамланды.

Төшке аштан соң делегатлар Универсиада авылында “Акыл фабрикасы” проекты форматында “Тарих һәм туризм”, “Мәгариф һәм тәрбия”, “Этномәдәни проектларның менеджменты”, “Татар теле һәм интернет”, “PR һәм журналистика” секцияләрендә эшли башладылар.

Кич белән делегатлар Эльмир Низамов һәм Алинә Шәрипҗанова катнашында “Калеб” кичәсенә чакырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*