tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уңаеннан Татмедиа агентлыгында матбугат конференциясе узды
VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уңаеннан Татмедиа агентлыгында матбугат конференциясе узды

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уңаеннан Татмедиа агентлыгында матбугат конференциясе узды

4-7 август көннәрендә Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Шул чара уңаеннан Татмедиа агентлыгында матбугат конференциясе узды.

Бу чарага килгән күп санлы журналистларның сорауларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары Данис Шакиров,  Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин һәм форум рәисенең урынбасары Айрат Фәйзрахманов җавап бирделәр.

Д.Шакиров 4-7 августта узачак форумның кыскача программасы белән таныштырды. Т.Яруллин һәм А.Фәйзрахманов быелгы форумның узган форумнардан ниләр белән аерылып торуын бәян иттеләр. “Бөтендөнья татар кафесы”, Россиядә беренче массакүләм проектлар сессиясен татар яшьләре уздырачаклыгын, ретро татар җырларының заманча яңгырашта ишетеп булачагын, шигъри перфоманс  һәм башка кызыклы яңачалыкларны сөйләп уздылар. Журналистларны  татар яшьләре форумында танышып гаилә коручы яшь парларның саны күпме булуы, Акыл фабрикалары эшчәнлегендә чыгыш ясыячак докладчылар, лекторлар турында мәгълүматлар кызыксындырды. Шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумының узган елларда кабул  ителгән резолюциясенең ни дәрәҗәдә үтәлгән булуы буенча да сораулар бирелде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин үз чиратында резолюциянең күп өлеше үтәлгән булуы һәм шушы ике елда башкарылган эшләре турында бәян итте.

Белешмә:

Бөтендөнья татар яшьләре форумы (БТЯФ) 2004нче елда барлыкка килә. Шул ук елны Татарстаннан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 16 иленнән 484 делегат җыйган беренче съезды үткәрелә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы уставы буенча форум ике елга бер тапкыр уздырыла. БТЯФ игьтибар үзәгендә татар яшь буынының милли үзаңын формалаштыру, татар халкының телен, мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау тора. Татарның яшь буыны тарафыннан милли кыйммәтләрне саклау юлларын эзләү — Форумның максаты итеп билгеләнә. Шунда ук ана телен, милли тарихны һәм мәдәниятне белү, якын киләчәккә милләтнең үсеш юнәлешләрен билгеләү керә.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*