tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VII Бөтенроссия авыл Сабан туе -Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы бистәсендә

VII Бөтенроссия авыл Сабан туе -Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы бистәсендә

4 июнь көнне Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы бистәсендә VII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. 6 км. периметрга  җәелгән Сабантуй мәйданында үзенең мәчетләре, өйләре, ишегаллары, мөнбәрләре белән зур бер шәһәр барлыкка килгән иде. Сабантуй бәйрәмендә 30 меңнән артык кеше катнашты.

Әлеге гүзәл халык бәйрәмендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Ульяновск өлкә губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьяк, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Алексей Симонов, Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов: “Без Ульяновск өлкәсендә мондый чараны өченче тапкыр уздырабыз. Без монда яшәүче барлык милләтләрнең һәм конфессияләрнең дус һәм тату яшәвен күрәбез. Сабан туен бүген бик үзенчәлекле “Гөлчәчәк”  балалар бакчасында башладык. Нинди генә милләттән булсак та, гореф-гадәтләребезне сакларга кирәк” – дип сәламлады халыкны Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан Президенты Ульяновск өлкәсе татар автономиясенә  «Форд-транзит» микроавтобусы бүләк итте. Сабантуйның абсолют батыры булып Димитровград егете, Универсиада чемпионы Сергей Павлик калды. Аңарга  Татарстан Президенты бүләген, Лада Калина автомобиле ачкычларын, Ринат Закиров тапшырды. Шулай ук VIII Бөтенроссия авыл Сабан туена да старт бирелде, 2017 елда ул Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында узачак.

Булат Ибраһимов

Фотолар ТР Президентының матбугат хезмәте сайтыннан һәм “Бизнес-онлайн” электрон газетасыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*