tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VIII Мөселман яшьләре форумында 100 кыз һәм 100 егет катнашачак
VIII Мөселман яшьләре форумында 100 кыз һәм 100 егет катнашачак

VIII Мөселман яшьләре форумында 100 кыз һәм 100 егет катнашачак

12-19 июль көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы җирлегендә узачак VIII Мөселман яшьләре форумында 100 кыз һәм 100 егет катнашачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова хәбәр итте.

“Бүгенге көндә 320 гариза кабул ителде, без гаризалар кабул итү процессын туктаттык. Форумда 200 кеше, 100 кыз һәм 100 егет катнашачак. Бу юлы без кызларны һәм егетләрне тигез итеп тупларга булдык. Мәктәп булгач, 320 кешенең бөтенесе дә бара алмый. Гариза бирүчеләрнең ислам дине буенча күпмедер дәрәҗәдә гыйлемнәре дә булырга тиеш иде, без шуңа да карадык”, – диде Айгөл Биктимирова.

Айгөл Биктимирова 2019 елның 15 июнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөселман дин әһелләре белән Болгарда узган очрашуы кысаларында яңгыраган балалар һәм яшьләр өчен Бөтенроссия рухи-мәгариф лагере оештыру тәкъдимен форумның иң зур дәрәҗәсе дип атады. “ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан елына ике тапкыр үткәрелә торган традицион форум куелган бурычларга җавап бирә”, – диде ул.

Мөселман яшьләре форумы егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы булып тора. Быел чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышлана. Форум Болгарда Ак мәчеттә җомга намазы уку белән башланачак та, төгәлләнәчәк тә.

“Өммәтебезнең иң сәләтле, актив һәм өметле вәкилләрен туплаячак бу җыен кысаларында лекцияләр, дәресләр, дөньякүләм танылган шәхесләр белән очрашулар оештыру каралган. Белем бирү программасыннан тыш, яшьләрне тренинглар һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, интеллектуаль һәм спорт уеннары көтә”, – ди оештыручылар.
Айгөл Биктимирова әйтүенчә, форумда катнашучылар иманнарын ныгытачак, Россия һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләр белән аралашачак, Коръән белән якыннан танышачак.

Динә Йосыпова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*