tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Висагинаста Татар мәдәнияте көннәре
Висагинаста Татар мәдәнияте көннәре

Висагинаста Татар мәдәнияте көннәре

Быел Висагинас шәһәрендә татар җәмгыяте оешуга, татар мәктәбе һәм “Мирас” фольклор ансамбле эшли башлаганга 20 ел. Шул уңайдан үткән атнада шәһәрдә гөрләп Татар мәдәнияте көннәре узды.

Бәйрәм чараларын үткәрүдә Висагинас татарларына Татарстан мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты,  Висагинас мәдәният үзәге зур ярдәм күрсәтте.

Мәдәният көннәре кысаларында  “Татар халкының этнографик мозаикасы” һәм татар җәмгыятенең 20-еллыгына багышланган фотокүргәзмәләр ачылды.  Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре Гөлзирәк Кәлимуллина , Әлфия Кавеева җитәкчелегендә милли бәйрәмнәребезне үткәрү, татар халык биюләре өйрәнү буенча остаханәләр, Сабан туе  бәйрәме оештырылды.

Ә 20 май көнне Висагинас шәһәр мәдәният үзәгенең Драугисте залында юбилей тантанасы үткәрелде. Юбилярларны котларга Висагинас вице-мэры Зинаида Тресницкая, мәгәриф һәм мәдәният бүлеге мөдире Аста Селюнене һәм өлкән белгече Жанна Шейна, мәдәният үзәге директоры Дануте Моркунене, Төркия илчелеге вәкилләре, Татарстан кунаклары, шәһәр милли оешмалары  һәм иҗат коллективлары, Вильнюс, Немежис, Латвиянең Рига, Даугавпилс шәһәреннән милләттәшләребез килде.Тантананы үзләренең искиткеч матур чыгышлары белән Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, “Болгар кызлары” төркеме, биюче   Әлфия Кавеева бизәде.

Шәһәр вице-мэры татар оешмасы һәм “Мирас” фольклор ансамбеле катнашучыларын рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Казан дәүләт мәдәният институты доценты Гөлзирәк Калимуллина  Висагинас татарларына Татарстан презеденты Рөстәм Миннехановның, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның котлау хатларын җиткерде. Шулай ук татар җәмгыяте активистларына Литва җирендә татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен саклап калуда башкарган гамәлләре өчен Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәхмәт хатларын тапшырды.

Зилә Кәримова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*