tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир Путин Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда катнашучыларга сәламләү телеграммасы юллады
Владимир Путин Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда катнашучыларга сәламләү телеграммасы юллады

Владимир Путин Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда катнашучыларга сәламләү телеграммасы юллады

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае уздырылу сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, делегатлар һәм форум кунаклары исеменә сәламләү телеграммасы юллады.

“Хөрмәтле дуслар!

Сезне Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае ачылу уңаеннан сәламлим.

Россиянең төрле регионнары һәм чит илләр вәкилләрен җыйган сезнең форумны олы, иҗтимагый әһәмияткә ия вакыйга дип саныйм. Дин, мәдәниятләр, традицияләр күптөрлелеге күп милләтле Ватаныбызның төп хәзинәләренең берсе булып санала. Һәр халыкның үзенчәлекләрен саклап калу, илдә тынычлыкны, милләтара һәм динара татулыкны ныгыту мәсьәләләренә дәүләт өстенлекле игътибар бирә. Шушы киңкүләм һәм кирәкле эшнең уңышлы баруында Бөтендөнья татар конгрессы кебек иҗтимагый оешмалар хезмәте зур, быел корылтай 25 еллыгын билгеләп үтә. Аның татар теле һәм мәдәниятен үстерүгә, мөһим мәгариф, мәгърифәт проектларын, шул исәптән халыкара хезмәттәшлек өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга йөз тоткан тырышлыгы тирән ихтирамга лаек.

Ышанам, корылтай иҗади рухта, нәтиҗәле төстә узар, эшлекле мөнәсәбәтләр һәм шәхси элемтәләр урнашуга этәргеч бирәчәк.

Форум кунаклары һәм делегатларына иң изге теләкләр.

 Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*