tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир Путин туган телләрне өйрәнү турындагы законга кул куйды
Владимир Путин туган телләрне өйрәнү турындагы законга кул куйды

Владимир Путин туган телләрне өйрәнү турындагы законга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин туган телләрне мәҗбүри өйрәнү турындагы законны имзалады. Документ җомга көнне хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Документ нигезендә, предмет буларак “туган тел” дәресен үз эченә алган программада әлеге предмет мәҗбүри. Шул ук вакытта конкрет бер телне сайларга була, шул исәптән, туган тел буларак, рус телен дә. Моның өчен ата-аналардан яки хокукый затлардан гариза булырга тиеш.

Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы законны 25 нче һәм 28 июль көннәрендә кабул итте.

 

Фото: РИА Новости

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*