enrutat
Баш бит / Владимир Путин: “Туган телне өйрәтүне тыю – корткычлык…”
Владимир Путин: “Туган телне өйрәтүне тыю – корткычлык…”

Владимир Путин: “Туган телне өйрәтүне тыю – корткычлык…”

2002 елның 30 августында Бөтендөнья татар конгрессы съезды делегатлары Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясе хакимиятенең милли мәсьәләләр буенча министры Владимир Юрьевич Зорин да катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев бу көннәрдә зур эш башкарылуы,  аеруча мөһим документлар кабул ителүе, яңа кабул ителгән килешү нигезендә Россия Федерациясенең бөтенлеген саклаган хәлдә, берләшү, барлык ха­лыклар белән конструктив сөйләшүләр алып баруда татар халкы да үз өлешен кертәчәге һәм  өченче Бөтендөнья татар Конгрессы алдында куелган максатка ирешүе хакындагы куанычлы хәбәрләр белән очрашуны ачып җибәрде.

Бөтендөнья татар конгрессының яңа сайланган рәисе Ринат Зиннур улы Закиров Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга Конгресс делегатлары кабул иткән “Россия Федерациясе Президентына Мөрәҗәгать”не җиткерде.

Татар корылтаеның мөһим доку­ментларының берсен тәшкил иткән мөрәҗәгатьтә сүз 2002 елның 15 ноябрендә Россия Федерациясе дәүләт Думасының «Россия Федерациясе телләре турында» гамәлдәге Законга икенче һәм өченче укылышларда төзәтмәләр кабул итүе һәм 2002 елның 27 нояб­рендә аны Федерация Советының хуплавы, шушы төзәтмәгә Россия Президенты кул куйган һәм Закон үз көченә кергән очракта Россия Федерациясенең кеше һәм халыклар хокукларын, төбәк телләрен һәм милли азчылык телләрен яклау буенча йөкләмәләр аяк астына са­лып тапталачагы, Россия халыкларының телләрен һәм мәдәниятләрен ирекле үстерүне гарантияләүче төп Законның турыдан-туры бозылуы  һ.б. төрле күңелсез нәтиҗәләр барлыкка килүе хакында бара.

“Бөтендөнья татар Конгрессы Сезгә шушы төзәтмәгә бәяләмә биргәндә аның юридик яктан фәнни нигезсезлеген һәм илебездә милләтара мөнәсәбәтләргә зыян салу ихтималын — бу хәл Россия Федерациясендә милли сәясәтнең яңа концепци­ясен алга таба эшләү һәм тормышка ашыруда төрткелгә китереп терәү ихтималын исәпкә алуын үтенеп мөрәҗәгать итә. Россия этносларынын барлык мәнфәгатьләрен исәпкә алып, белгечләр һәм кызыксы­нучы милли бергәлекләрнең һәм төбәк хакимият органнарының вәкаләт­ле вәкилләре катнашында шушы мәсьәләне өстәмә рәвештә тикшерергә тәкъдим итәбез», — диелә мөрәҗәгатьтә.

Очрашу барышында төрле проблемаларга кагылышлы шактый чыгышлар, конкрет тәкъдимнәр яңгырый. Делегатларны борчыган иң төп мәсьәләләр: милли мәгариф, милли кадрлар, халык санын алу һәм шул сәбәбле татар милләтен төркемнәргә бүлгәләү һ.б.

Чыгыш ясаучыларның  һәркайсы диярлек туган телдә белем алуның мөһимлеге, аның кирәклеге хакында сүз кузгатты. “Мәктәпләрдә татар телен тулы хокуклы предмет итеп өйрәнәсебез килә”, – дип катгый фикерен белдерде Әстерхан вәкиле Әнвәр Алмаев.

Шулай ук, Себердә һәм Ерак  Көнчыгышта яшәүче халыкларны илнең көнбатыш өлешенә  — ватанына күчерү турындагы федераль программаның үтәлеше өчен чаралар күрергә, шунда яшәп калганнар өчен милли һәм рухи мәнфәгатьләрне яклау юнәлешен көчәйтергә дигән тәкъдимнәр дә булды. Хәтта, төбәкләрдә берничә мөстәкыйль дини оешмалар — мөфтиятләр оеша башлавы, аларның төрле җитәкчеләргә каравы хакында да сүз кузгатылды. Болардан тыш, “Яңа гасыр” телеканалын татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә карый алсыннар өчен финанс чыгымнарын хәл итүне сорап Россия Президетынына турыдан туры мөрәҗәгать булды.

Халык санын алу сәбәбле, татар милләтен төрле төркемнәргә бүлгәләү буенча Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев очрашуда катнашучы Россия Федерациясе хакимиятенең милли мәсьәләләр буенча министры Владимир Юрьевич Зоринга үзенең соравын җиткерде:

“1989 елда халык санын алуда, “татар” атамасы Казан татарларын да, Әстерхан, ногай, керәшен татарларын да үз эченә алган иде. Гомер-гомергә шулай булды. Хәзер исә Тишков әфәнде Себер, ногай һәм керәшен татарларын аерып санау тәкъдимен кертте. Берничә ел эчендә яңа халыклар барлыкка килгән кебек булып чыга. Сорау, Владимир Юрьевич, менә шул хакта һәм ул башкача кабатланмасын өчен минем ачыклык кертәсем килә. Мондый мәсьәләләр әйтеп бетермәүне өнәми”.

Әйтергә кирәк һәр сорауга Россия Президенты җавап биреп барырга тырышты. Ә халык санын алу мәсьәләсенә карата ул: “Эшнең асылына җентекләп төшенергә кирәк”, -дип белдерде.

Туган телдә белем алу дигәннән, Башкортстан Республикасы Президенты М.Г.Рахимов милли мәктәпләрнең ачылмавында әти-әниләрне гаепләде. Аның фикеренчә, балаларны ана теленә кечкенәдән, гаиләдә өйрәтә башларга кирәк. Ә ата-аналар өйдә урысча сөйләшәләр.

“Тел онытуны гаеп буларак түгел, а бәлки трагедия дип кабул итәргә кирәкдер. Гаепләү сүзләрен теләсә кемгә юнәлтеп була, әмма уйлап карыйк әле: без үзебез балаларыбызның тел белүен телибезме икән?”, — дигән сорау тәмамлады сүзен Башкортстан Президенты.

Һәрхәлдә, Россия Президенты В.В.Путин эчкерсез сөйләшү баруын искәртеп, күп мәсьәләләргә карата ачыктан-ачык үз фикерен белдерә. Аеруча:

— дәүләт органнарына яки башка постларга тәкъдим итү милләткә бәйле булмаска тиеш. Әлеге хөкем сөргән очракта, җитәкче урыннарда чыннан да татарлар, талантлы халык буларак, күбрәк булачак;

— федераль округлар төзү — берләшүгә юнәлтелгән. Прези­дентның федераль округлардагы вәкилләре кайчандыр субъектларда фе­дераль үзәк тарафыннан ташлап калдырылган вазифаларны үз өсләренә алдылар. Федерация субъектлары җитәкчеләре вазифаларына, хокукла­рына, шул исәптән Россия Федерациясе составындагы милли республи­калар җитәкчеләре эшчәнлегенә тыкшыну аларның вазифасына керми.

 “Мин бүгенге очрашудан канәгатьмен, чөнки ул, формаль түгел, ачык рәвештә узды һәм продуктив, позитив  эшкә этәргеч бирерлек юнәлештә үткәрелде”, — дип Россия Фелерациясе Президенты эшлекле сөйләшүне төгәлли.

Россия Президенты Владимир Владимирович Путин:

— Сла­вян һәм төрки халыклар иңгә-иң торып яшәүче Россия күп мәдәният­ләрне үзендә туплаучы үзәк булды һәм шулай булып калыр да. Мин бу хакта беренче тапкыр әйтүем түгел һәм моңа бик нык инанам, бу — Россиянең көче һәм тагын үстерелергә тиешле мөмкинлекләребез шуңа бәйле.

Башка милләт кешеләренә ихтирам, үзара аңлашу, хөрмәт һәм түземлелек хөкем сөргән Татарстан тәҗри­бәсе мөһим. Әлеге традицияләрнең ныклыгы республика, күпмилләтле Россия Федерациясенең үсешендә мөһим фактор булып тора.

БТК БКның Россия төбәкләрендәге генә түгел, ә чит илләрдәге татар җәмгыятьләре белән дә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү буенча алып бара торган эше бик кы­зыклы. Әлеге бәйләнешләр милли-мәдәни үзаң һәм телне саклап калу, мәгариф һәм гуманитар программаларны тормышка ашыру мәсьәләләрен уңышлы хәл итәргә булыша, әдәбият, мәгариф һәм, әлбәттә, бизнес өлкәләрендә гомерләрен шуңа багышлаган чит илләрдәге ватандашларыбызның актив катнашуларына исәп тотучы бизнес-проектларның ни­гезе булып тора.

Конгрессның төп мәсьәләләренең берсе этносара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне җайга салуга булышлык итү булды. Халыклар арасын­дагы яхшы мөнәсәбәтләр гасырлар буена салынган һәм бу байлыкны саклау мөһим. Тотрык­лы сәяси система хөкем сөргән илләрдә яшәүче ватандашларыбыз Конг­ресс эшчәнлеген гуманизм рухы белән сугарыр дип ышанам. Дәүләт, сәяси һәм җәмгыятьтәге тотрыклылык максатында, (гади ха­лык бездән шуны көтә) әлеге партнерлар белән сөйләшүләр алып барыр­га әзер.

Күпмилләтле илдә кемдер кайдадыр туган телне өйрәтүне тыя яки бу эшкә комачаулый икән, бу – җүләрлек һәм корткычлык. Ил өчен куркыныч һәм кабул ителмәслек хәл.  Мин Россиянең дөньяда тиңсез милли, мәдәни һәм тел байлыкларының берләшү урыны икәнен әйтеп тормыйм. Дәүләтебезнең көче нәкъ менә шуңарда”.

Россия Федерациясе хакимиятенең милли мәсьәләләр буенча министры Владимир Юрьевич Зорин:

— 1996 елда Россия Федерациясенең Президенты Борис Николаевич Ельцин милли сәясәтнең дәүләт концеициясен  раслаучы Указга кул куйды.  Бу вакыттан бирле илдә зур гына үзгәрешләр булды, тормышыбыз үзгәрде. Хәзер XXI гасырда яшибез, яңа җәмгыятькә кереп киләбез, яңа төшенчәләр пәйда булды. Яңа идеялар кирәк. Әлеге яңа шартларда безгә үз гамәлләребезне, теория һәм практиканы аңларга кирәк..Безнең милли сәясәтне  тормышка ашыруда галиҗәнәб базар проектлары да эз калдыра. Милли сәясәт хәзер эчке тормышыбызның бик мөһим факторы.

Без бүген конференция башында, рәислек итүче татар халкы­ның аеруча кадерле һәм абруйлы лидерлары исемнәрен атаганда, аларның барысын да алкышлар белән сәламләдек һәм барыбыз да бу кешеләр өчен, безнең гомуми Россия мәдәниятенә үзләреннән лаеклы өлеш кертүче татар халкы вәкилләре өчен горурлык хисе кичердек, дип уйлыйм. Биредә татар факторы турында сөйләнел­де. Әйе, ул, чыннан да, бар. Әмма минем шуңа иманым камил: татар факторы Ватаныбызны көчсезләндерми, ә бәлки киресенчә, көчлеләндерә генә. Моны бүгенге конференция дә раслады”.

Мөнирә Сәгыйдуллина әзерләде,

“Халкым минем…” газетасы

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*