tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир Путин «Үлемсез полк» акциясенең 2021 елга күчерелүен хуплады
Владимир Путин «Үлемсез полк» акциясенең 2021 елга күчерелүен хуплады

Владимир Путин «Үлемсез полк» акциясенең 2021 елга күчерелүен хуплады

Россия Президенты Владимир Путин «Үлемсез полк» акциясен киләсе елга күчерүне хуплады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Президент билгеләп үткәнчә, мондый чараларны гражданнарның гомере һәм сәламәтлеге бәрабәренә үткәрергә ярамый. Ул искә төшергәнчә, 2020 елда катлаулы эпидемиологик вазгыять аркасында Җиңү парады һәм Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү күчерелде.

«Без ахырга кадәр белгечләр, галимнәр белән киңәшәбез. Мин хәтта Питердагы парадта булу һәм Кызыл мәйданга очып кайтып җитү өчен үз графигымны көйләдем. Ләкин белгечләр, табиблар киңәш итми», — дип аңлатты Владимир Путин.

Киләсе елда бәйрәм матур һәм лаеклы узачак, — дип вәгъдә итте Россия Президенты.

Чараны оештыручылар шулай ук «Үлемсез полк»ны 2021 елның 9 маена күчерүне хуплады, чөнки бу чорда кешеләрнең сәламәтлегенә берни дә янамаячак.

Быел «Үлемсез полк» йөреше 26 июльдә планлаштырылган иде, әмма аннары коронавирус пандемиясе сәбәпле, гамәлдән чыгарылды. Җиңү көнендә акция онлайн форматта узды. Фронтовик туганының фотосурәтен партнерлык мәйданчыкларының берсенең сайтына җибәреп, анда теләгән һәркем катнашты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*