tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимирда сигезенче тапкыр Татар милли мәдәнияте көннәре узачак
Владимирда сигезенче тапкыр Татар милли мәдәнияте көннәре узачак

Владимирда сигезенче тапкыр Татар милли мәдәнияте көннәре узачак

Владимирда Татар милли мәдәнияте көннәре уздырылачак. Быел бу чара 22 апрельгә билгеләнгән. Ул биредә сигезенче тапкыр оештырыла.

Владимирда Татар мәдәнияте көннәре “Этномәдәният – ил мәдәнияте” мәдәни-агарту программасын тормышка ашыру кысаларында Владимирның “Бәхет” татар милли-мәдәни үзәге һәм Владимир өлкәсе татар автономиясе тарафыннан тормышка ашырыла. Чараны уздыруда Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Арча районы Башкарма комитеты, Владимир өлкәсе һәм Владимир шәһәре администрациясе ярдәм күрсәтә.

Татар милли мәдәнияте көннәре программасында Татарстанның Арча районы осталарыннан милли һөнәрчелек буенча матер-класслар, татар көнкүреше, киеме һәм аш-сулары күргәзмәсе, интерактив музыкаль программа.

Төп чаралар Владимир шәһәренең Яшьләр мәдәнияте йортында уздырылачак.

Тантаналы ачылыштан соң, бәйрәм концерты узачак. Тамашачыларга  “Мирас” татар иҗат студиясенең (Владимир) иң яхшы номерлары тәкъдим ителәчәк. Фестиваль кунакларына төп бүләк Казан филармониясе солистларының “Казан нуры” халык инструментлары оркестры белән чыгышлары булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*