tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владивостокта Халыклар дуслыгы йорты барлыкка килергә мөмкин
Владивостокта Халыклар дуслыгы йорты барлыкка килергә мөмкин

Владивостокта Халыклар дуслыгы йорты барлыкка килергә мөмкин

Приморье краеның 80-еллыгын бәйрәм итү һәм төбәк Халыклар дуслыгы йортын төзү турында губернатор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Тарасенко милли иҗтимагый оешмалар лидерлары белән сөйләшкән.

Край Халыклар ассамблеясе җитәкчесе Галина Алексеева сүзләренчә, быел иҗтимагый оешма 15-еллыгын билгеләп үтә.

“Без ел саен  милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә бер төркем чаралар үткәрәбез. Бу – Халыклар конгрессы, Дуслык күперләре, яшьләр форумнары, “Приморье: халыклар, диннәр, җәмгыять” семинары. Моннан тыш барлык милли оешмалар муниципаль берәмлекләрдә үз бәйрәмнәрен уздыра”, – дип сөйли ул.

Быел Халыклар конгрессы Приморье краеның 80-еллыгын бәйрәм итү эгидасы астында узачак, чөнки төбәкнең төп үзенчәлеге милли күптөрлелек, дип билгели Ассамблея рәисе.

“Безнең өчен юбилейлы елда Дуслык йорты барлыкка килү бик мөһим. Без анда үз чараларыбызны үткәрер идек”, – ди Галина Алексеева, бүгенге көндә Россиядә инде 170 шундый оешма эшләп килүен билгеләп.

https://vladnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*