tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вокал осталыгы серләре
Вокал осталыгы серләре

Вокал осталыгы серләре

Син әле һаман да җырлый белмисеңме? Ә бәлки, җырлыйсыңдыр, бары колагыңа аю баскан дип оялталардыр гына? Алар ялгышырга да мөмкин, уйлап караганың юкмы? Бәлки, синең тавышың кемнеңдер, килеп, көйләп куюын гына көтәдер? Берәр вокал остасының, мәсәлән…

расписаниеАлай икән, Зилә Сөнгатуллинаның мастер-классында син булырга тиеш. Һичшиксез. Максатың – тавышыңны ачу, көйләү булмаса да…

Бары сәхнә осталарының, бу очракта җырчыларның, сәхнәгә чыкканчы нинди олы хезмәт башкаруларын, тавыш белән ничек идарә итүен белер өчен булса да.

8 апрельдә Казан консерваториясендә Россия Федерациясенең халык артисты Зилә Сөнгатуллинаның һәм «КАЛЕБ-ЛИКБЕЗ» проектының чираттагы җыены кысаларында «Вокал осталыгы серләре» дип исемләнгән мастер-класс узачак.

Зилә Сөнгатуллина 1983 елдан бирле Казан дәүләт консерваториясендә вокал сәнгатенә өйрәтә. 1998 елда профессор дәрәҗәсенә ия була һәм кафедра җитәкчесе итеп билгеләнә. 1973 елдан Татар дәүләт опера һәм балет театрының солисты. Күпсанлы халыкара, россиякүләм һәм республика җыр бәйге-фестивальләренең жюри әгъзасы һәм председателе. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Мастер-класста Зилә Сөнгатуллина Казан дәүләт консерваториясе студентлары, ягъни үзенең укучылары белән эшләү тәҗрибәсен күрсәтәчәк. Шулай ук һәр катнашучының Зилә Сөнгатуллинадан вокал дәресе алу мөмкинлеге булачак! Очрашу үзара әңгәмәгә, интерактивка әверелер дип көтелә. Мастер-класска җыелган аудиториянең күпчелеген нинди тел вәкилләре тәшкил итүенә карап, мастер-класс татар һәм рус телләрендә алып барылачак.

Проектны оештыручылар – «Калеб» яңа буын җыены һәм Казан дәүләт консерваториясе коллективы. Алар турында тулырак мәгълүматны әлеге сайт һәм төркемнәрдән таба аласыз: kalebtatar.ru vk.com

Мастер-класс Казан дәүләт консерваториясенең Орган залында узачак (Зур Кызыл урам, 38 йорт, 3 кат). Керү бушлай. Башлана: 18:00 сәгатьтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*