tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Волгоград өлкәсендәге Кече Чапурник авылында V Бөтенроссия авыл Сабантуе гөрлиячәк!
Волгоград өлкәсендәге Кече Чапурник авылында V Бөтенроссия авыл Сабантуе гөрлиячәк!

Волгоград өлкәсендәге Кече Чапурник авылында V Бөтенроссия авыл Сабантуе гөрлиячәк!

Шимбә көнне, 24 майда Волгоград өлкәсе Светлый Яр районындагы Кече Чапурник авылында V Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак.

Бәйрәмдә Сабантуенда булырга тиешле бар нәрсә дә булачак: көрәш, ат чабышы, төрле ярышлар, җыр-бию, сый-хөрмәт, халык осталары эшләнмәләре сәүдәсе. Төрле халыклар үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен күрсәтәчәкләр.

Концерт программасында Татарстан һәм Волгоград өлкәсенең иҗади коллективлары һәм артистлары чыгыш ясаячак. Шулай ук “Голос” программасы аша зур популярлык казанган Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина да җырлап куандырырлар дип көтелә.

Сабантуйга килүне халыкка уңайлырак ясар өчен оештыручылар ике вакытлыча автобус маршруты булдырганнар. Волгоградның Киров районындагы “Руднева” тукталышыннан һәм Светлый Ярдан Кече Чапурникка кадәр автобус йөреп торачак.

Волгоград өлкәсенед әлеге районы татарлар күпләп яшәгән төбәге. Кече Чапурник авылында яшәүчеләрнең 98 % – татарлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*