tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Волгоградта татар халкының көнкүреше белән таныштыралар
Волгоградта татар халкының көнкүреше белән таныштыралар

Волгоградта татар халкының көнкүреше белән таныштыралар

“Волгоград Арена” стадионы янында ачык һавада милли музей эшли башлады.

Этноавылда төбәктә гомер күрүче халыкларның көнкүрешен чагылдырган мини-музейлар урнаштырылган. Хәзерге вакытта казах тирмәсе, калмык һәм татарларның үзәкләре эшли.

Волгоград өлкәсендә 29 мең татар яши. “Без татар халкының милли йолалалары белән таныштырабыз. Милли киемнәрнең үзенчәлеге һәм чәчәкләрнең, бигрәк тә лалә чәчәкләре орнаментлары ни өчен шулай еш кулланылуы турында сөйлибез”, –  дип белдерде Волгоград һәм Волгоград өлкәсе татарлары автономиясе советы әгъзасы Наилә Әхмәтова.

Ачык һавадагы татар музеенда кунакларны чәк-чәк, бәлеш, пәрәмәч һәм өчпочмак белән сыйлыйлар.

Биредә туристлар татарларның фольклор герое – Шүрәле белән дә таныша ала, дип хәбәр итә Волгоградның “Городские вести” мәгълүмат үзәге сайты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*