tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Волгоградтагы татар якшәмбе мәктәбенә дәреслекләр һәм сүзлекләр тапшырылды
Волгоградтагы татар якшәмбе мәктәбенә дәреслекләр һәм сүзлекләр тапшырылды

Волгоградтагы татар якшәмбе мәктәбенә дәреслекләр һәм сүзлекләр тапшырылды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменә Волгоград төбәк милли-мәдәни автономиясеннән Рәхмәт хаты килде. Алдарак әлеге шәһәрдә эшләп килүче татар якшәмбе мәктәбенә дәреслекләр һәм сүзлекләр тапшырылган иде.

“Бөтендөнья татар конгрессының Рәсәйнең төрле төбәкләрендә яшәгән татарларга күрсәткән ярдәме бик әһәмиятле. Ул безне ялгыз түгел, ә күпсанлы көчле татар халкының бер өлеше икәнебезне хис иттерә, өлкәдә татарларны бердәмләштерү, телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу, татар халкының башка милләтләр арасында абруен үстерү эшен алып баруга канатландыра”, – диелә автономия советы рәисе Р.Б.Хантимеров имзалаган хатта.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*