tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Воткинскида милли мәдәни автономия актив эшли
Воткинскида милли мәдәни автономия актив эшли

Воткинскида милли мәдәни автономия актив эшли

Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем” иҗат төркеме Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашуны шәһәрнең татар милли мәдәни автономиясендә башлап җибәрделәр.

Егерме биш еллар элек Воткинск шәһәрендә татар иҗтимагый үзәге оеша. Милли дулкын татар халык уятып җибәрә, алар бергәләшеп милли бәйрәмнәребезне үткәрә башлыйлар.

Гомер узу белән, 2011 елда Воткинск шәһәре татар милли мәдәни автономиясе төзелә. Аның Советында унике кеше. Ә оештыручылары биш кеше – Рафаэль Фәтхуллин, Айрат Хәбиров, Багаув Фирдәвес, Артур Нуруллин, Рауф Кашапов. Башта аның җитәкчесе Галеева Җәмилә Рәшит кызы була. Җәмилә ханым гомере буе мәктәптә эшли. Тарих һәм инглиз телләрен укыта, 3 мәктәптә директор урынбарсары булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда.

Бүген аның җитәкчесе – Фәтхуллин Рафаэль Муллаҗан улы – шәһәрнең үзәк базары директоры. Бүгенге көндә шәһәрдә 4000нән артык татар яши икән. Барысының да бу тормышта үз урыны бар. Сабантуен зурлап ел саен уздыралар. “Безнең бүгенге бурычыбыз биредә яшәүче милләттәшләребезне берләштерү, аралаштыру”, ди автономия рәисе.

Шәһәрнең 12 нче мәктәбендә татар теле факультатив рәвештә укытыла. 42 нче санлы балалар бакчасында ике төркем – татар балалар төркеме эшли.

Хәбиров Айрат Рәшит улы – “Промстройгаз” оешмасы директоры, татар тормышында уза торган чараларда матди яктан ярдәм итүче, төп оештыручы. Татар милли мәдәни автономиясенең иң актив әгъзасы. “Халкым бай, матур, туган телне белеп, яратып яшәсен”, ди Айрат Рәшит улы.

Кашапов Рәуф Фарса улы – эшмәкәр, Воткинскида 2009 елдан бирле яши, тумышы белән Татарстаннан. Автономияне оештыручыларының берсе. “Үз оешмама да эшкә күбрәк татарларны алырга тырышам, безнең халык тырыш та, булдыклы да, ышанычлы да”ди, Рәуф әфәнде. “Автономиянең оешуы Воткинскида яшәүче халкыбызны берләштерергә зур ярдәм итә”, ди ул.

Гөлназ Шәйхи

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*