enrutat
Баш бит / Вятка Аланында Нәүрүз
Вятка Аланында Нәүрүз

Вятка Аланында Нәүрүз

Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәре “Этномир” милли мәдәният үзәгендә Нәүрүз бәйрәме кысасында III төбәкара  “Нәүрүз мөбәрәкбад!” татар фольклоры фестиваль-конкурсы узды. Түбән Новгород өлкәсе, Чабаксар татарлары, Татарстан кунаклары катнашындагы бәйрәм-бәйге Киров татарлары төбәк мәдәни-мәгариф иҗтимагый оешмасы, Вятка Аланы шәһәр администрациясе, Татарстан Республикасы традицион мәдәниятны үстерү үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә оештырылды.

Өмет уятып

6Төрки халыклар арасында өч мең еллык тарихы булган Нәүрүз бәйрәме 2010 елда Бөтендөнья берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан кешелекнең кыйммәте югалмас хәзинәсе дип игълан ителде. Кырыс кыштан соң бар табигать уянуы сөенеченнән җырлап, биеп бәйрәм итү, бу көнгә атап тәмле ризыклар пешерү шул кадәр табигый ки, кайбер дин әһелләре моны мәҗүсилек чагылышы дип кире каксалар да, Нәүрүз өмет уятучы тантана булып яши бирә. Сабантуй да шул рәттәге бәйрәм ич. Үзенең әдәм җитмәс һәм аңламас көче белән җиһан  безне меңнәрчә ел буйсындырып тоткан һәм тотачак, элек-электән аңа тере затка хас аерым сыйфатлар бирү булган, бу әле дә телебездә чагыла.

8-Кояш, чык, чык, чык,

Майлы ботка бирермен!

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда! – дип кечкенә чакта кем генә ярым чын, ярым уен итеп Кояшны  чакырмады  икән?

Нәүрүз көнне безнең дә Кояшка сый итеп әзерләгән җиде ярмалы майлы боткабыз бар иде, аны елдагыча бик тәмле итеп Әминә ханым Хисмәтуллина зур бер казан белән пешереп китерде. Тик ни такмакласак та күкләр Кояшны качырган болыт пәрдәсен ачмадылар.

Ботка ашап тамак ялгап алгач  көч сынашу китте. Татар көрәше буенча Киров өлкә федерациясе президенты Расим әфәнде Хафизов күзәтүе астында егетләр һәм аларга ияреп малайлар гер уйнатты, кул көрәшендә иң нык беләкнең кемдә икәнлеге ачыкланды.

Көч сынашу кыза торды, әмма болытлар артыннан Кояш күренмәде. Бәйрәмне алып баручы  “Афәрин” Казан татар эстрада театры артисты Рушан Фахертдинов ярдәмгә Нәүрүзбикәнең үзен чакырырга булды. Менә “Этномир” бинасы каршына җыелган халык алдына яшел ефәк күлмәк кигән Нәүрүзбикә чыкты. Ул киң җиңнәрен җилпеп җибәреп болытларны кумакчы, күзләреннән нур чәчеп карларны эретмәкче иде – булмады шул: Кыш бабайның бер дә бирешәсе килми.

13Рушан бау тартышып карарга тәкъдим итте. Кыш айларында туган тамашачыларны Кыш бабай артына бастырды, яз айларында дөньяга аваз салганнар Нәүрүзбикә артына тезелделәр. Менә китте көч сынашу. Уен гына кебек иде, тора-бара чынлап керештеләр. Нәүрүзбикә ролендәге  зифа гәүдәле сылуыбыз, “Дуслар” татар яшьләре оешмасы җитәкчесе, журналист Әлфия Фәләхетдинова үзе дә нечкә куллары белән бауга чытырдатып ябышкан, әмма кая инде, Кыш бабай булып киенгән Анатолий Ковыльских ягындагылар баш бирмәскә булдылар.

Бу уен-муен түгел, күз алдыбызда шушы көннәрдә чын кышның та март ахыры дип тормый янә кире кайтырга маташкан көннәре.

Казан ярдәме

-Болай булмый бу, егетләр! – дип Нәүрүз командасына мөхтәрәм кунак, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, ТР атказанган сәнгать хезмәткәре Марсель Сәлихович Мөбәрәков тотынды, аңа бу тамашаны бары тик кызык итеп карап торган берничә башка ир-ат иярде. Кыш бабай биреште.

14Яз белән кыш арасында чынлап  барган киеренке көрәшне  Татарстан Республикасы традицион мәдәниятны үстерү үзәге регионнар һәм муниципаль мәдәният учрежденияләре белән элемтә  буенча баш белгече, фольклор юнәлешендә эшләп  гаять зур тәҗрибә туплаган Фәридә Насибулла кызы Хәмидуллина да, яз командасына куәт биреп, карап тора иде.

Фәридә ханым өчен бу тәнәфес вакытында кечкенә генә күңел ачу булды, чөнки ул татар фольклоры фестиваль-конкурсы  жюри рәисе итеп чакырылган иде, көне һәр чыгышны җентекләп бәяләп үтә җаваплылыкта үтте. Жюри составында җирле белгечләрдән “Этномир” хормейстеры Ольга Анатольевна Королева һәм балетмейстеры Анастасия Александровна АлександFktrcfylhjdyfАааовна Лямина да бар иделәр.

Җирле үрнәк мөһим

-Быелгы фестивальдә катнашу өчен барлыгы 34 заявка килде. Бер көн эчендә төгәлләнергә тиешле бәйге программасы өчен шул 30-35 номер таман гына, — диде “Этномир” милли мәдәният үзәгенең милләт һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире Рәйсә ханым Мөхәммәтшина. – Катнашучы саны артык күп булганда жюри әгъзалары өчен эш нык авырлаша. Жюри составына без һәрвакыт югары квалификацияле белгечләрне чакырабыз, аларның һәр сүзе, ишетә белгән кешегә, алтын бәясенә тора.

Чыннан да,  вакыт кысанга килде, эшне тизләтү өчен күп кенә һәвәскәр артистларның чыгышларын,  гафу үтенеп, туктаттылар. Жюриның моңа хакы бар, чөнки, әйтелгәнчә, һөнәри яктан алар дәрәҗәле белгечләр, кешенең сәхнәгә чыгып басуыннан һәм кыска гына чыгышыннан да төгәл бәя бирә алалар.

10Узган фестивальләрдә катнашкан солистлар һәм коллективлар чыгышында үсеш сизелә, чөнки бәйге барышында Казан белгечләре тарафыннан фольклор үзенчәлекләре турында сөйләшү,  иҗади үсеш өчен кимчелекләрне ачыклау булган иде инде. Үз төбәгең, клубың эчендә генә кайнашып яту торгынлыкка китерә, чыгып күренү һәм үзеңнән осталар чыгышын күзәтү алга таба адым ясарга мөмкинлек бирә. Бу уңайдан фольклор күренеш номинациясендә үзган ел беренче урын бирелгән Түбән Новгород Спас районы “Авыл кызлары” фольклор коллективын искә алып китәм.  Без тын да алмый нижгарлыларның кыз сорау күренешен карап утырдык. Борынгы өй җиһазы, иске сандык өстенә утырган тула оеклы әби ашыкмый гына өстәлдә кер тәгәрәтә, үз көенә барган тормышны  җанландырып яучылар килеп керә. Аларда кыз сорау шактый үзенчәлекле икән  һәм бу ачык күренде.

-Фольклор белән шөгыльләнүчеләр өчен вак нәрсә юк, — дигән иде Фәридә ханым Хәбибуллина алар чыгышын үрнәк дип атап. – Өс-баш, аяк киемеме, биегәндә аяк басу, җырлау рәвеше – яңалык кертми җирле үрнәктә башкарылырга тиеш.

Моны истә тотып, быел Вятка Аланы “Кояш” татар җыры халык ансамбле нократ татарларының килен бүләге бирү йоласын сәхнәләштерде. Нократ татарларында кияүгә чыгасы кыз ике дистәдән артык сөлге чигә торган була, аны кияү туганнарының муеннарына, кара-каршы биеп, салып чыкканар.  Бу йола ансамбльнең Киров өлкәсе төньяк районында урнашкан Нократ авылына этнографик экспедициягә баргач җыйган материаллары буенча элеккечә итеп тәкъдим ителде.

Осталыкка омтылыш

Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, жюри бик таләпчән булса да, биш номинациядә дә беренче урынга лаеклылар табылды, бу инде зур уңыш дигән сүз. Язмада бар номинантларны да санап китү максат түгел, шуңа күрә кайберләренщ генә тукталырбыз.

3Солистлардан Иске Пенәгәрдән килгән өлкән класс укучылары Алия Батыркаева белән Лилия Мәгъсүмова икесе дә беренче урынга чыктылар. Кызлар икесе дә вокал буенча югары квалификацияле белгечләр белән шөгыльләнәләр. Аларның сәхнәдә басып торулары, баш борулары, кул хәрәкәтләре,  авазларны дөрес яңгыратып җырлаулары аерым игътибарга лаек.

Ансамбльләр арасында “Кояш” янә беренче. Аларга нократ татарлары аяк басуын китереп чыгару өчен берничә экспедиция һәм хореограф консультацияләре һәм өч ел вакыт кирәк булды. Икенчедә дәрәҗә дипломны Ямулдан килгән бик өметле “Ак калфак” ансамбле алды.

Инструменталь башкаруда беренче Вятка Аланыннан Габделхак Хисмәтуллин, икенчедә Сасмактан Рафил Хаҗиев.

Хореография буенча Кукмара районы Вахит авылыннан килгән “Җәүхәр” балалар ансамбленнән уздыручы булмады. Авылның балалар бакчасына йөри торган балалары белән белгеч Гөлнара Низамиева шөгыльләнә. Нәниләрнең гәүдә тотышыннан ук оста кулы сизелә, Казаннан килгәннәр диярсең. Сасмакның “Сүнмәс дәрт” ансамблен тамашачы бик яратып кабул итте.

Белем эстэү кирәк

Фестиваль кысаларында Казан дәүләт мәдәният институты доценты Марсель Сәлихович Мөбәрәков тарафыннан “Заман шартларында традицион мәдәниятны торгызу һәм үстерү” темасына семинар оештырылды. Семинарда катнашкан мәдәният хезмәткәрләренә сертификат тапшырылды.

9Театр иҗады һәм массакүләм чаралар кафедрасы доценты Марсель Сәлихович, әлбәттә, семинарга бирелгән кыска гына вакыт эчендә киң колачлы бу теманы тулы күләмдә ачып бирә алмый иде. Ул кайбер сәхнә нечкәлекләренә тукталып китте, карап торышка гади генә кебек тоелган фольклор темасының чынлыкта ни кадәр тирән икәнлеген аңлатырга тырышты. Фольклор белән шөгыльләнү иң беренче чиратта үз җиреңдәге мирасны өйрәнү диде.

-Алга таба да бәйрәм-бәйгеләр ясаганда белгечләр тарафыннан семинар, остаханәләр оештырырга тырышырбыз, — диде Нәүрүз көнен йомгаклап Киров татарлары төбәк мәдәни-мәгариф иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф әфәнде Фәсхетдинов. – Безнең якта җирле фольклор өстендә эш әле иксез-чиксез, шул уңайдан Казанның югары дәрәҗәдәге танылган белгечләре белән эшләү бик тә кирәк.

Оештыручылар иганәче Равил Рамил улы Нургалеевка рәхмәтләрен ирештерә.

Шәмсия Хәлимова, Вятка Аланы

Автор фотолары

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*