tatruen
Баш бит / Яңалыклар / X Бөтенроссия татар авыллары Сабантуена әзерлек дәвам итә
X Бөтенроссия татар авыллары Сабантуена әзерлек дәвам итә

X Бөтенроссия татар авыллары Сабантуена әзерлек дәвам итә

Самара өлкәсенең Камышлы районында X Бөтенроссия татар авыллары Сабантуеның оештыру комитетының чираттагы утырышы үтте. Утырыш эшчәнлегендә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров, Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстанның Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина һәм башка эшче төркем әгъзалары катнашты.

Оештыру комитеты X Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе үтәчәк урынны карады, план белән танышты, әзерлек барышында килеп туган проблемаларны чишү юллары буенча тәкъдимнәр яңгырады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*