tatruen
Баш бит / Яңалыклар / X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пресс-релизы
X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пресс-релизы

X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пресс-релизы

Милли тормыш һәм дин”
X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пресс-релизы
(13-15 июнь, 2019 ел)

Бөтендөнья татар конгрессы 2019 елның 13-15 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак. Оештыручылар быелгы форумның шигаре итеп татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның “Мин һәрвакыт дин белән милләтнең һәр икесенә тигез әһәмият бирү тарафында” дигән гыйбарәсен алдылар.

X форумга Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 70 регионыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы. Форумның программасы кысаларында, 13 июнь көнне бөтен Россиядән җыелган дин әһелләренә Татар халкының үсеш стратегиясе проекты тәкъдим ителәчәк, шулай ук бу көнне форум катнашучылары өчен аерым секцияләр дә оештырыла:

  • Мәгариф системасында дини белем бирү мәсьәләләре;
  • Дини оешмаларда татар теленең кулланылышы;
  • Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу;
  • Халыкның көндәлек тормышында татар дин әһелләренең тоткан урыны.

14 июнь көнне “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак. Биредә 4 секция эшчәнлегенә дә йомгак ясалып, дин әһелләрен борчыган мәcьәләләрне исәпкә алып, гомуми резолюция кабул ителәчәк.

15 июнь көнне Форум делегатлары ТР Спас районы Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены”нда катнашачаклар.

Белешмә өчен: Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрь аенда уздырылды. Ул вакытта Казанга Россиянең 40 субъектыннан 700 дин әһеле җыелган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*