tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XV Кулаткы укулары
XV Кулаткы укулары

XV Кулаткы укулары

24 нче декабрь көнне Татарстан дин эшлеклеләре XV Кулаткы укуларында катнашты. Укулар Шәһри Болгар шәһәренең Ак мәчетендә узды.

Әлеге укуларда безнең республикабыздан Татарстан Республикасы мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Россия ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Спас районы хакимияте башлыгы Камил Әсхәт улы Нугаев, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Әмирханов, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе башлыгы Фәрит Мифтахов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Казан (Идел буе) федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасы доценты Илһам хәзрәт Фәттахов, Россия ислам институты мөгаллиме Рамазан хәзрәт Курамшин, Болгар шәһәре Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов, педагогика фәннәре кандидаты, мөнәҗәтче Ильяс Халиков, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Нияз хәзрәт Сабирҗанов катнашты.

Унбишенче тапкыр узган укуларда дин әһелләре, зыялылар, галимнәр “Аллаһы риза булсын дисәң…” исемләнгән фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты.

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Әлеге чара хәнәфи мәзһәбе елы кысаларында үткәрелде. Конференция тәмамлангач, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында “Бәхет ул – игелек эшләүдән тәм табу” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы барышында сорауларга җавап бирелде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Россия ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин “Болгар ислам академиясе – татар халкы мәгарифенең яңа баскычы” дигән темага чыгыш ясады.

Әлеге чарада шулай ук Ульян өлкәсеннән килгән хакимият вәкилләре, җирле Диния нәзарәте имамнары, мөфтият вәкилләре, дин әһелләре, Иске Кулаткы авылы мөгаллимнәре катнашты.

Ульян өлкәсе Кулаткы районы муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Венера Адельхановна Деникаева, Ульян өлкәсе мөселманнарының баш ахуны – Региональ Диния Нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Сафиуллин, Самара Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Иршат Сафин, Ульян өлкәсе Кулаткы районы имам-мөхтәсибе Рәхимҗан хәзрәт Фәйзуллин һ.б. эчтәлекле чыгыш ясады.

XV Кулаткы укуларында рухи тормыш темасы да читтә калмады. Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Әмирханов “Рухи җәмгыятьтә диннең, милләтнең һәм дәүләтнең тоткан урыны” дигән тема белән доклад ясады.

Әлеге укуларда милли үзенчәлекләребезне яктырткан чыгышлар да игътибардан читтә калмады. Казан (Идел буе) федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасы доценты Илһам хәзрәт Фәттахов “Татар мәхәлләсендә Туган телебезнең әһәмияте” дигән темага нотык тотты.

Укулар барышында танылган мөнәҗәтче, нәшидләр авторы Ильяс Халиков тарафыннан башкарылган мөнәҗәтләр дә кунакларның күңеленә хуш килде. Укулар тәмамлангач, Мәүлид укылды.

Әлеге чараны оештыруда кулаткылылар Татарстан җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә тирән ихтирамын белдерде. Халкыбызның бай тарихы белән танышу, борынгы мирасыбызны өйрәнү максатыннан, Казан һәм Болгар шәһәрләренә мәктәп укытучылары, мәктәп балалары, мәчет әһелләре, сугыш һәм хезмәт ветераннарын экскурсиягә алып килү дә оештырылуы хакында әйттеләр.

Ульян өлкәсенең күренекле ахуннарының, дин эшлеклеләренең тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен өйрәнүдә Татарстан галимнәренең зур таяныч булып торуын җиткерделәр һәм киләчәктә дә бердәм эшчәнлекне дәвам итәргә килештеләр.

Әлеге чара академик, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, ООО ЭТЗ “ГЭКСАР” генераль директоры, Иске Кулаткы районы муниципаль берәмлеге башлыгы.Эдуард хаҗи Ганиев иганәсендә унбишенче тапкыр узды.

http://dumrt.ru

Фото Нияз Сабирзянов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*