tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яхшы ниятне бер кашык дегет боза
Яхшы ниятне бер кашык дегет боза

Яхшы ниятне бер кашык дегет боза

Атна башында Казанда галим, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылды. Ниһаять, Казанда Бакый Урманченың иҗаты урын алды, олпат галимнең исеме мәңгеләштерелде дип сөенәсе урынга, әлеге вакыйга күбрәк ризасызлык тудырды.

Моңа һәйкәлгә Мәрҗани фамилиясенең бары тик урысча гына язылуы, ни исеме, ни яшәгән еллары күрсәтелмәве сәбәпче булды. “Марджани” сүзен укып кына, турист аның кем булуын белә алмаячак шул. Юкса Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ачылу тантанасында, хәзер безгә Мәрҗани турында оста һәм төпле итеп җиткерә белергә кирәк, дип әйткән иде.

Казанда һәйкәл ачылган саен тавыш чыкмый калмый анысы. Соңгы вакытта, бер генә авторның эшләре куела, урыны дөрес сайланмый, уңышлы проект түгел дибез, кыскасы, сәбәбе табылып кына тора. Шундый бәхәс чыккан саен, нишләп соң Бакый Урманче кебек олуг рәссам, сынчының бер генә һәйкәле дә куелмый дигән фикер дә яңгырамыйча калмый иде. Ниһаять, Бакый Урманчега игътибар иттеләр. Ләкин бу юлы аның эше дә утка тотылды. Cәбәбе – кайберәүләрнең дин белгеченең сынын ясау дөрес түгел дигән фикере.

Баксаң, бу бәхәс узган гасырда ук башланган икән инде. Мәрҗанигә һәйкәл аның 180 еллыгына куеласы булган. Рәссам Рөстәм Шәмсутов әйтүенчә, Мәрҗани һәйкәленә бәйге игълан ителгәч, Урманченың хәзер куелган проекты җиңгән булган. Дин әһелләре аңа каршы чыга һәм әлеге ният тормышка ашмый кала. Шәмсутов үзе галимнең цитаталарыннан торган стела тәкъдим иткән булган. Әлеге проектны теләгән кеше шамаилләр галереясында күрә ала.

Һәйкәлгә дин әһелләре нинди мөнәсәбәттә соң? Бу сорауны без Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдингә бирдек:

– Әйе, бәлки шәригатькә сыймыйдыр бу гамәл. Ләкин олуг галимнәребезгә һәйкәлләрне куймасак, алар турында сөйләмәсәк, онытылачак бит алар. Башка шәхесләргә һәйкәлләр күп, Тукайга, Җәлилгә дә бар, алар турында күп сөйләнә дә. Күпсенеп әйтүем түгел, дөрес аңлагыз. Шундый ук игътибар Мәрҗани кебек галимнәребезгә дә күрсәтелсен иде диюем. Ә бит Мәрҗани – безнең галимебез, укытучыбыз, ләкин ул читтә калып тора. Ә бит аның дәреслекләре буенча Төркиядә дә, Гарәбстанда да дәресләр алып барыла, әсәрләре укыла.  Галим 30 дан артык китап язган, без аларның  кайсыларын гена беләбез соң? Мин шәхсән һәйкәл кирәк дип саныйм. Теләсә нәрсә әйтсеннәр, һәйкәл кую – Мәрҗанинең исемен күтәрүнең бер юлы.

Һәйкәлдәге җитешсезлек җитәкчеләребезнең дә ачуын чыгарды. Президент Рөстәм Миңнеханов Мәрҗани һәйкәлендәге җитешсезлекне төзәтергә дигән фәрман бирде. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте. “Татарстан Президенты Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәлендә язуның бары тик урыс телендә генә булуына игътибар итте һәм  Мәдәният министрлыгына татар, инглиз һәм гарәп телләрендә язулар өстәргә кушты”, – диде ул.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*