tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яхшылык эшләгәч, үзеңә дә рәхәт була
Яхшылык эшләгәч, үзеңә дә рәхәт була

Яхшылык эшләгәч, үзеңә дә рәхәт була

Татар халкында әти – әниләрдән калган бер теләк:
– “Күршеләр белән тату яшәгез, ярдәм итешегез, кунакка йөрешегез, яхшылыклар эшләгез…кайда гына яшәсәгездә гореф-гадәтегезне, онытмагыз. Яхшылыкны кеше күрсен дип кенә түгел, шулай тиеш булганга эшләргә тырышыгыз. Яхшылык эшләгәч, үзеңә дә рәхәт була!”

Менә ничәмә-ничә еллар буена күрше Нягань шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез, “Ватан” татар иҗтимагый оешмасында хезмәт иткән тырыш ханымнарыбыз бүген ятим балалар йорты һәм башка социаль проектлар арасында булып узган семинарда катнаштылар.

Семинарга кызларыбыз буш кул белән түгел, милли ашларыбыз: чәкчәк, вак бәлеш, кыстыбый, бавырсак һ.башка төр ризыкларыбызны алып килгәннәр иде.

Алар урамда суык дип тормадылар, килгән кунакларны милли ашлар белән сыйлаганнан соң халкыбызның милли уеннарын да уйнатырга өлгерделәр.

Яшәгәндә һәммәбез дә игелек кылырга омтылыйк. Игелек юлында җан җылысы, диләр. Халкыбызның уңган кызларына зур рәхмәт әйтәсе килә. Үз изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Г.Фәтхулова, Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*