tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якташларыбыз хаҗдан кайткач
Якташларыбыз хаҗдан кайткач

Якташларыбыз хаҗдан кайткач

Төмән татар мәдәният үзәгендә быелгы Хаҗда катнашкан хаҗи һәм хаҗияләр белән очрашу узды. Анда өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр Юсупов һәм идарәнең башка вәкилләре, алдагы елларда Хаҗга баручылар катнаштылар. Соңгы елларда Согуд Гарәбстанына китүчеләрне зурлап озату һәм каршы алу матур гадәткә әйләнде.

Очрашуда күпләр бу изге сәфәрдән алган кичерешләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр. Барысы да өлкән яшьтәге кешеләргә матди ярдәм иткән өлкә хөкүмәтенә, мөселман идарәсе хезмәткәрләренә, 15 кешелек төркемнең җитәкчесе – Яркәү районы имам-мөхтәсибе Фәрхәд хәзрәт Мәҗитовка чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

“Гарәбстан кунагы” Рафаэль Гадиев һәркемгә Мәккәдә үскән йөзем таратты.

Гөлнур Вәлиева

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*