tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якташыбыз – җиңүче!
Якташыбыз – җиңүче!

Якташыбыз – җиңүче!

Туймазы 1нче интернат-мәктәбе укучысы Эльвина Зәйнетдинова “Бәхетле балачак” конкурсында икенче урынга лаек булды.


“Бәхетле балачак” III ачык Бөтенрусия балалар иҗаты интернет-бәйгесен Бөтендөнья татар конгрессы оештырды.

Быел ул күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин иҗатына багышланды.Бәйгедә 3-14 яшьлек балалар катнашты. Бөтендөнья татар конгессының рәсми сайтындагы махсус сәхифәдә урнаштырылган балаларның эшләре өчен интернет-тавыш бирүдән соң, җиңүчеләр 1 июньдә Казанга бәйгенең финал өлешенә чакырылды.Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр арасында Татарстаннан, Русиянең бик күп төбәкләреннән, шулай ук якын чит илләрдән, Канададан балалар бар. Башкортстаннан, Туймазы районыннан тыш, Нефтекама шәһәре, Стәрлебаш, Балтач, Миякә районнары укучылары активлык күрсәткән.Эльвина Зәйнетдинова “Вокал” номинациясендә 11-14 яшьлекләр арасында уңышка ирешкән.

http://kiziltan.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*