tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яктылык”ка – 20 яшь
“Яктылык”ка – 20 яшь

“Яктылык”ка – 20 яшь

Бүген, 5 апрель көнне, Самараның «Яктылык» мәктәбе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, көннең беренче өлешендә мәктәптә “Заманча мәктәп шартларында мәгарифнең этномәдәни компонентын тормышка ашыру” дигән фәнни -гамәли конфереция узды. Конференциядә катнашучыларны “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов, Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең Беренче урынбасары Данис Шакиров, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, мәктәпнең беренче директоры Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Хәридә Дашкина сәламләде. Иң элек конференциягә Оренбург, Пенза, Татарстан, Самараның үзеннән җыелган катнашучылар: галимнәр, укытучылар, иҗтимагый оешма җитәкчеләре дискуссион мәйданчыкларга һәм өч секциягә бүленеп эшләделәр. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Милли мәгариф Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева, КДУ доценты, “Ана теле” онлайн-мәктәбе җитәкчесе Кадрия Фатхуллова, Самара өлкәсенең Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, социология фәннәре докторы Вадим Чумак, Самара өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Дамир Гатин, тарихчы, Самара өлкәсе татарлары милли мәдәни автономиясенең Башкарма директоры Шамил Галимов, Самара шәһәре депутаты, шәһәрнең татар милли мәдәни автономиясе рәисе Ривгат Хуҗин, шулай ук “Яктылык” мәктәбе укытучылары, музей хезмәткәрләре чыгыш ясады. Һәр чыгышта туган тел, милли мәгарифнең кирәклеге ассызыкланды. Эшлекле сөйләшүдән соң, “Яктылык” мәктәбенә 20 ел” дигән китапны тәкъдим итү дә булды.

Беренче тапкыр татар мәктәбенә, 1997/1998 уку елында – 178 бала мәктәпкә килә. Алар 1-11 класс укучылары.

1998/1999 уку елында – 177 бала

1999/2000 уку елында – 171 бала

2000/2001 уку елында – 183 бала

2001/2002 уку елында – 199 бала

2000/2001 уку елында – 183 бала

2001/2002 уку елында – 199 бала

2002/2003 уку елында – 216 бала

2003/2004 уку елында – 218 бала

2004/2005 уку елында – 226 бала

2005/2006 уку елында – 215 бала

2006/2007 уку елында – 255 бала

2007/2008 уку елында – 263 бала

2008/2009 уку елында – 325 бала

2009/2010 уку елында – 369 бала

2010/2011 уку елында – 403 бала

2011/2012 уку елында – 414 бала

2012/2013 уку елында – 419 бала

2013/2014 уку елында – 442 бала

2014/2015 уку елында – 458 бала

2015/2016 уку елында – 459 бала

2016/2017 уку елында – 477 бала белем һәм милли тәрбия серләренә төшенә. Аларга 46 укытучы һәм тәрбияче белем һәм тәрбия бирә. Шушы еллар дәвамында өлкә, Россия, Халыкара күләмендә оештырылган бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конферецияләрдә, фестивальләрдә “Яктылык мәктәбе” укучылары иң алдынгы урыннарны яулыйлар. Укытучылар да һәрдаим бәйгеләрдә җиңүчеләр рәтендә. 20 ел дәвамында 22 укучы мәктәпне алтын яисә көмеш медаль белән тәмамлаган. Өлкәдә узган бер генә бәйрәм дә “Яктылык” мәктәбе укчылары катнашыннан башка узмый. Мәктәпнең “Йолдыз” бию-театр ансамбле Польшада узган Халыкара фестивальдә катнашып Гран-при алып кайта. Милли көрәш секциясе дә егетләрне сабантуе батырлары итеп үсәргә мөмкинлек бирә. “Яктылык”ның үз гимны, үз флагы бар. 2013 елда мәктәп “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” конкурсында лауреат була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*