tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якуб Зәнкиевка багышланган очрашулар
Якуб Зәнкиевка багышланган очрашулар

Якуб Зәнкиевка багышланган очрашулар

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенең тарих-этнография музеенда шәһәр мәктәпләреннән килгән укучылар белән педагогика фәннәр кандидаты Клим Солтан улы Садыйков очрашып  олы шәхес, укучыларына аң, белем, тәрбия биргән РФнең атказанган  укытучы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе язучы  Якуб Камали улы Зәнкиевның  якты истәлегенә багышлап әңгәмә корды, музейда эчтәлекле экскурсия үткәрде. Язучының музей-кабинетында сакланган экспонатлар  югары сыйныф укучыларын  кызыксындырды, әңгәмәдә  алар сораулар бирделәр. Мәдәният үзәгенең музеенда  язучының шәхси әйберләре, кульязмалар, хатлар һәм бик күп документлар җыелган. Клим абый Cадыйков  укучыларны  язучының биографиясе белән таныштырды, аларның биргән сорауларына җавап бирде, балалар өчен язылган хикәяләреннән өзек укыды. Экраннан Якуб  Зәнкиевка багышланган сюжет күрсәтелде, төрле яшьтәге, төрле мәктәпләрдән килгән төркем балалар белән  өч көн рәттән очрашулар оештырылды.  Мәктәп укучылары әһәмият белән  җирле язучыбызның иҗаты турында тыңладылар, оештыручылар балаларның белемнәрен дә тикшереп өлгерделәр.

DSC08891Клим Садыйков Бөек Ватан сугыш елларында Я.К.Зәнкиев күрсәткән батырлыклары белән укучыларны  таныштырды: “1942 елның маенда  уз иреге белан сугышка киткән якташыбыз бик куп фронт юлларын   утә. Танкларга каршы бәрелешләрдә катнашучы  сугышчы  сугышны Прага шәһәрендә тәмәмлый. Ул “Кызыл йолдыз”, беренче һәм икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнар, күпсанлы медальләр белан буләкләнә. Сугыштан кайткач Төмән өлкәсе мәктәпләрендә завуч, директор, Тубыл районы мәгариф булеге мөдире булып эшли. Аның “Иртеш таңнары”, “Ялкында өтелган мәхәббәт” романнары, “Кайчыколак”  исемле хикәяләре рус теленә тәржемә ителде. “Татарстан, һәм Төмән өлкә газета – журналларында Якуб абый Зәнкиевның бик куп мәкаләләре дөнья курде”, -дип  сөйләде. Мәдәният үзәгенең музеенда узган очрашулар  балаларның хәтерләрендә эзсез калмас.

Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә өлеш кертү максатыннан оештырылган чаралар быел да оешкан рәвештә узды. Мәдәният үзәгендә татар әдипләренә багышланган очрашулар беренче тапкыр үткәрелми. Фашизмга каршы батырлык күрсәткән патриот – шагыйрь Муса Җәлил, аның  көрәштәше Сәлим Аникин турында кызыклы очрашулар оештырылган иде. Бу  чараларны оештыруда да ярдәм күрсәткән педагогика фәннәр кандидаты, доцент, Энциклопедия фәннәр академиясе әгъза- корреспонденты Клим Садыйковка үзәк хезмәткәрләре рәхмәтләрен юллыйлар.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*