tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ялтада беренче Сабан туйны Ринат Ибраһимов үткәрде
Ялтада беренче Сабан туйны Ринат Ибраһимов үткәрде

Ялтада беренче Сабан туйны Ринат Ибраһимов үткәрде

7 июльдә Кырымның Ялта шәһәрендә беренче тапкыр Сабан туе уздырылды. Биредә Кырым ярымутравында яшәүче милләттәшләребездән тыш, төрле төбәкләрдән Кара диңгез буена ял итәргә килгән татарлар, башка милләт вәкилләре дэ бәйрәмгә кушылды.

Милли уеннар, җыр-моң, бәйгеләр белән үрелеп барган чарада Татарстанның халык җырчылары Ренат Ибраһимов, Гөлзада Сафиуллина да катнашты. Ялтада гомер итүче милләттәшләребезгә Чаллыда нәшер ителүче “Мәйдан” журналы, нәниләргә “Көмеш кыңгырау” газетасының соңгы саннары Татарстаннан күчтәнәч буларак таратылды.

“Безнең өчен бәяләп бетермәслек вакыйга бу – Ялта Сабан туе! Оештыручыларга рәхмәт, татар рухын торгызуда, милләтебезне танытуда алар буген зур эш башкарды”, – дип фикерләре белән бүлеште Ялтаның Татар үзәге җитәкчесе Рәйсә Алексеева-Шәрипова.

Сабантуйны оештыручылар: җырчы Ренат Ибраһимовның “iPro” продюсерлык үзәге (төп оештыручы), Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәрендә Татарстанның даими вәкиллеге, Ялта шәһәре администрациясе, Мәскәү шәһәренең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*