tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ямбай мәчетенең якшәмбе мәктәбе яңа уку аудиторияләренә күченә
Ямбай мәчетенең якшәмбе мәктәбе яңа уку аудиторияләренә күченә

Ямбай мәчетенең якшәмбе мәктәбе яңа уку аудиторияләренә күченә

Ямбай мөселман дини оешмасының якшәмбе мәктәбендә яңа уку аудиторияләре барлыкка килде. Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Ямбай мәчетенә йөрүчеләрне чын күңелдән котлады.

Унтугызынчы гасыр башында җирле сәүдәгәр-меценат Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков-Сәйдуков акчасына төзелгән борынгы тарихи-архитектура һәйкәленең бер бинасында җирле мөселман дини оешмасы өлкә мөселманнары диния нәзарәте һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты теләктәшлегендә ремонт үткәрә. Уку аудиторияләрендә кирәкле җиһазлар бар, сыйфатлы һәм уңайлы белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Искәртеп узабыз, Октябрь революциясенә кадәр Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков комплексы мөселман дин әһелләре өчен уку йортын үз эченә алган иде. Ул Себердә ислам мәгарифе үзәкләренең берсе булып санала. Биредә 19 гасыр ахырындагы күп кенә танылган мөселман дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре белем ала. Хәзер мәдрәсә бинасында татар мәдәнияте музее урнашкан. Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәчетнең якшәмбе мәктәбе өлкә мөселманнары диния нәзарәте канаты астында һәм, укытучылар сүзләренә караганда, революциягә кадәр булган Ямбай мәдрәсәсе традицияләрен лаеклы дәвам иттерүче булып тора.

Динар НӘФЫЙКОВ, Төмән шәһәре.
Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*