tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ямьле язны каршылап…
Ямьле язны каршылап…

Ямьле язны каршылап…

Иске Усман авылы социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре ял итәргә йөрүче олылар белән ямьле язны каршыладылар. Нәүрүз бәйрәме һәммәсен дә куңел ачарга чакырды.
Нурутдинов Мөкәтдәс абый гармунында уйнаган дәртле көйләр әлеге көнгә чын бәйрәм рухы өстәп торды. Тамаша кызыклы бәйгеләр, уеннар, җыр-бию белән урелеп барды.
«Кыш» (Гыйльфанова Мәгрифә апа) белән Яз кызлары «тартышып», төрле уеннарда көч сынашты. Яз ,әлбәттә, җиңде һәм бәйрәмнең икенче куренеше башланды.

Борын-борын заманда ямьле язны җылы яктан каргалар алып килә, дип уйлаганнар. Алар килгәч, сабанга төшәргә, иген чәчә башларга мөмкин, дип санаганнар. Шуңа да карлар эреп, көннәр җылынуга каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясаганнар. Ул «Карга боткасы» дип аталган. Шунысы да билгеле — бәйрәм үзе ерак-ерак заманнарда ата-бабаларыбыз ай-кояшка, күккә-җиргә табынган вакыттан калган.

Йоласына китереп такмаклар әйтә-әйтә өй саен йөреп, йомырка, май, ярма, сөт җыю күренеше булып узды. Учак кабызып ботка пешерергә казан асылды. Ботка пешкәнче төрле уеннар уйнап, җырлар җырлап, биедек.

Шәйдуллина Мәхрүсә, Зиннурова Нәркәс, Шагалеева Чәчкә, Нуртдинова Мәрьям, Нурутдинова Вәкилә апалар аркан тартыш, кашыкка йомырка салып йөгерү, яулык салыш кебек уеннарда бик актив булдылар. Ә казанда «борыннарны кытыклап» «карга боткасы» пеште. Йола буенча, аның беренче кашыгы – илгә-көнгә тынычлык, мул уңышлар теләп җиргә, икенчесе – җирдәге тереклекне саклауны теләп суга, өченчесе – кояшлы көннәр һәм яңгырлар теләп һавага, дүртенчесе – рәхмәт йөзеннән каргаларга өләшенде.

Әлбәттә инде, бәйрәмдә катнашучылар да әлеге сыйдан авыз итте. Бәйрәм ботка ашау һәм милли ризыклар белән чәй эчеп дәвам итте. Барыбыз да рәхәтләнеп күңел ачып язны каршыладык.


Бурганова Тәслимә, Хәфизова Мәрьям апалар барчабызга сәламәтлек, муллык, иминлек, бүлектә эшләуче кызларга зур уңышлар теләделәр.

– Халыкта «карга боткасы»н ашаган кеше ел буена сау-сәламәт була, авырмый, дигән ышану булган. Бу көнне җирдән муллык, куктән яңгыр, кояштан җылылык сораганнар, гаиләгә иминлек, илгә туклык теләгәннәр. Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап каласы иде, — диләр олыларыбыз.

Менә шундый матур бәйрәмне гамәлгә кайтарып, гадәттәгечә, ничәнче ел инде ямьле язны каршылап «Карга боткасы» пешерәбез.
Карга боткасы әзер, димәк, яз рәхим ит!

 Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА.
Камышлы районы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*