tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чабаксар мәчетенә исем кушылды
Яңа Чабаксар мәчетенә исем кушылды

Яңа Чабаксар мәчетенә исем кушылды

Яңа Чабаксар Чувашиядәге яшь шәһәрләрнең берсе. Ярты гасырлык тарихы булган әлеге калада төзелүче бу мәчет тә беренчесе. Аңа узган елны җылы үткәреп, манарасына ярымай да куелган иде. Бүген исә монда яңа бәйрәм-аңа Айнетдин хәзрәт исеме бирелә.                                                       

Исеме  мәчеткә бирелүче Айнетдин  хәзрәт Шамбазов  узган гасыр башында Шыгырдан авылындагы өченче мәчеттә имамлык итә.

    Гомер буе үз хезмәте белән көн итәргә өйрәнгән Айнетдин хәзрәт алтын куллы кеше була. Ул мәчеттә имамлык итү өстенә, өендә зәркәнчелек белән дә кәсеп итә.

1938 нче елда Айнетдин хәзрәт өстеннән авылдашы ялган донос яза, ул  кулга алына.

Нахак яла ягылып  “Халык дошманы” исеме  тагылган мулла , шул ук елның 10 нчы февралендә Алатырь шәһәрендә атып үтерелә. Дөрес, узган гасырның 90 нчы елларында аның оныклары суд аша акланган бабаларының күмелгән урынын да эзләп табалар.

Заманында авылда  зур  эш алып барган, йөзләгән балаларга аң-белем биргән, ләкин нахакка рәнҗетелгән хәзрәтнең акланган исемен бүген якташлары яңа мәчеткә бирү хөрмәтенә узучы Корбан ашы мәҗлесенә җыелды. Кунаклар арасында Дагстан, Мордовия республикаларыннан, Пенза, Ульяновск өлкәләренннән дә  вәкилләр бар.

Мәчет төзелешенә җитәкчелек итүче хезмәт ветераны Минкадыйр аганың әйтүенә караганда, гыйбадәтханә быел 7 нче июльдә, Чабаксар шәһәрендә узачак Федераль сабантуй көнне ачылачак. Алар әлеге бәйрәмдә Татарстан президенты Рөстәм Миннехановның да килүен көтәләр.

Рамис Сафин,  Чувашстанның Яңа Чабаксар шәһәреннән

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*