tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә мөхтәсибәтенең 2020-нче елга хисап җыелышы булып узды.
Яңа Чишмә мөхтәсибәтенең 2020-нче елга хисап җыелышы булып узды.

Яңа Чишмә мөхтәсибәтенең 2020-нче елга хисап җыелышы булып узды.

19-нчы гыйнвар көнне Яңа Чишмә мөхтәсибәтенең 2020-нче елга хисап җыелышы булып узды. Җыелышны район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов башлап җибәрде. Ул барлык имамнарны, җыелышта катнашучыларны сәламлады. Яңа Чишмә мәчетенең имамы Раил хәзрәт Фаһизов тарафыннан Коръән сүрәләре укылды һәм җыелышка килгән Татарстан мөфтие киңәшчесе, көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров дога кылды.

Аннан сүзне Илгиз хәзрәт Әшрапов алды. Ул чыгыш вакытында мөхтәсибәтнең чараларын чагылдырган фотопрезентация кулланды. “Ислам татар халкының формалашуы һәм үсешендә төп роль уйнаган, аның холкын, гореф-гадәтләрен һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрен билгеләгән. Яңа Чишмә мөхтәсибәте үзенең максатларын шушы олы мирасны җуймыйча халыкка җиткерүдә, мөселманнарның дин тотуга булган ихтыяҗларын, хокукларын, мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә күрә!” – дип башлады чыгышын Илгиз хәзрәт. Яңа Чишмә мөхтәсибе бүгенге көндә үз эченә түбәндәге администатив-территориаль бүлекчәләрне ала: 11 мәчет мәхәлләсе, төзелеше башланган 2 мәчет, 2 мәчет яны мәктәбе, төзелеше башланган бер мәктәп. Бүгенге көндә барлык мәчетләр имамнар белән тәэмин ителгән. Барлык мәчетләрдә мәчет яны курслары оештырылган. Укыту өчен Татарстан Диния назәрәтенең “Хозур” нәшриятында басылган китаплар белән мәчет китапханәләре баетылды. Пандемия белән бәйле ел булуына карамастан, район мәчетләрендәге ясалган ремонт эшләре белән таныштырды. Район администрациясенең мөхтәсибәткә даими ярдәм итүен әйтте. Ул Яңа Чишмә районы администрациясе башлыгы Козлов Вячеслав Михайловичка мөхтәсибәткә ярдәм иткәне өчен рәхмәтләрен җиткерде. Барлык имамнарга да үз рәхмәтләрен белдерде. Районыбызда Аксакаллар шурасының эшчәнлегенә дә тукталды. Аксакаллар шурасы рәисе Мохтаров Раиф Рәшит улының үз вазифасын җиренә җиткереп, мөхтәсибәткә зур ярдәм итүен атады, аңа рәхмәтен җиткерде. Мөселман яшьләре арасында районкүләм мини-футбол ярышлары уздырылды. Дини дәгъвәт ниятеннән чыгып уздырылган төрле чараларны санап үтте. Мөхтәсибәттә хәйриячелек буенча мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары таратылу, мәҗлесләр оештырылуы, гошер сәдакалары җыелуын атады. Хәләл индустрия буенча районда бер кафе, бер кибет эшли, авылларда кибетләр хәләл продукция белән мөселманнарны тәэмин итеп тора. Мөхтәсиб 2021-нче елга планлаштырылган эшләр белән таныштырды.

Чыгыш ясау өчен сүз Татарстан Диния нәзарәтенең Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәровка бирелде. Ул Яңа Чишмә районы имамнарына Татарстан Республикасының мөфтие – Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен һәм рәхмәтләрен җиткерде. Ел буена мөхтәсибәт тарафыннан эшләнгән эшләрнең төрле юнәлештә булуын һәм мөхтәсибәт эшен уңай яктан бәяләде. Равил хәзрәт үзенең чыгышын: “Барлык эшләнелгән изге эшләрегезне Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылса иде һәм киләчәктә дә бергәләшеп эшләргә насыйп булса иде”, – дип тәмамлады. Сүзне Яңа Чишмә муниципаль районы Аппарат Советы җитәкчесе Илдар Фәйзуллин алды. Ул: “Мөхтәсибәт тарафыннан уздырылган чаралар мөселманнарга файдалы булды һәм безнең тарафтан нинди үтенечләр булды – барысын да эшләргә тырыштык, киләчәктә дә ярдәмләшеп, киңәшеп эшләргә насыйп булсын!” – дигән теләк белдерде.

Өченче көн тәртибендә имамнарны Рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды.

Дүртенче көн тәртибендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие вазифасына кандидат итеп бертавыштан Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте казыена кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев тәкъдим ителде. Киләчәктә 2021 елда Яңа Чишмә районы эшчәнлегенә бәрәкәт теләп, догалар кылып таралыштылар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*