tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылы мәчетенә ярымай куелды
Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылы мәчетенә ярымай куелды

Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылы мәчетенә ярымай куелды

29 май Татарстанның Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылында яңа мәчет манарасына ай кую тантанасы булып узды. Бу чарага авыл мөселманнары һәм мөхтәрәм кунаклар да килгән иде: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов, Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һ.б..
Әлеге чара барышында бер-бер артлы күркәм чыгышлар ясалды.

Әдәмсә авылы имамы Исмәгыйль хәзрәт сүз алды. Ул барлык мәшә­катьләрен калдырып, мәчет төзелешенә булышырга килү­челәргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, дип теләде. Ә Илгиз хәзрәт Әшрәпов мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Күңел кушуы буенча авыр, җаваплы эшкә алынып, мәчет төзүчеләргә Аллаһы ярдә­мен һәм әҗер-савабын бирсен.

Тантанага бик күп кеше җыелган иде. Ерактан балкып торган мәчет манарасы бик күп еллар мөселманнарны Аллаһы йортына чакырып, үзенә җәлеп итеп торсын дигән теләктә калабыз.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*