tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районы Зирекле лицеенда татар халкының гореф-гадәтләренә багышланган чара үткәрелде
Яңа Чишмә районы Зирекле лицеенда татар халкының гореф-гадәтләренә багышланган чара үткәрелде

Яңа Чишмә районы Зирекле лицеенда татар халкының гореф-гадәтләренә багышланган чара үткәрелде

2019 елның 28 декабрендә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчелегендә Зирекле лицеендагы кышкы лагерьга йөрүче балалар укытучылары белән халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чарада катнашты.

Алар үткән гасырда, телефон, телевизор, электр булмаган вакытларда музей экспонатлары аша халыкның көнкүреше, яшәеше, балаларның уйнаган уеннары белән таныштылар.

Балаларга музей хезмәткәрләре 5 төрле кул эше һәм “Ашык” уены әзерләп куйды.

5 төркемгә бүленеп, алар үзләренең әбиләренең, карт әбиләренең йон тетү, җеп эрләү, җеп кату, оекбаш бәйләү, корама юрган тегү кебек эшләрне үз куллары белән бик теләп башкардылар, кызыксынып, сораулар биреп, үзләренең дә гаиләдәге эшләре турында мавыгып сөйләделәр. Аннан һәрберсе төсле буяулар белән алдан әзерләнгән рәсемнәрне дә ярыша-ярыша буядылар. Соңыннан “Ашык” уены уйнап карадылар һәм кул эшләрен тотып истәлеккә фотога төштеләр.

Балаларда халкыбызның гореф-гадәтләрен онытмау өстендә эшләү музей хезмәткәрләренең зур бурычы булып тора һәм ул – яшь буынны тәрбияләүдә бик нәтиҗәле алымнарның берсе.

Илсөяр Дәүләтшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*