tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районында Корбан ашы узды
Яңа Чишмә районында Корбан ашы узды

Яңа Чишмә районында Корбан ашы узды

Зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин – Яңа Чишмә мөхтәсибендә мөселманнар башлыгының биредә эшлекле сәфәре Акбүре авылының “Нургаяз” мәчете мәхәлләсе халкы белән очрашудан башланып китте. Алга таба җанлы аралашу һәм Корбан бәйрәме мәҗлесенең тантаналы ачылышы авылның мәдәният йортында дәвам итте. Катнашучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов, Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов сәламләде. Камил хәзрәт үзенең чыгышында Корбан бәйрәменең тарихына тукталып үтте, “Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм мохтаҗларны ашатыр өчен корбан чал” дигән аятьнең мәгънәләрен аңлатып үтте. “Чалган корбаннарыгызның каннары да, итләре дә Раббыбызга фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз кирәк. Ә бу тәкъвалыкны без кайдан табабыз? Корбанга хәтле безнең икенче бәйрәм булды – Ураза гаете. Ураза турында Аллаһы Тәгалә “Бәкарә” сүрәсендә: “И иман китергән бәндәләрем! Әүвәлге халыкларга фарыз кылынган кебек, ураза сезгә дә фарыз кылынды, шаять ураза тотып тәкъва булырсыз”.

Без Рамазанда ураза тотып тәкъвалыгыбызны җыйдык һәм корбанда корбавн чалдык, ин шә Аллаһ, бу тәкъвалык белән безнең корбаннарыбыз кабул булачак. Әлбәттә, корбанда дәресләр бик күп. Ибраһим галәйһиссәлам белән Исмәгыйль галәйһиссәлам вакыйгасында бик күп дәресләр бар. Ибраһим галәйһиссәламнең озак еллар баласы булмаган. Хәзер Раббыбыз аны бердәнбер аны бердәнбер улы белән сыный (корбан итеп чалырга әмерп бирә). Ибраһим галәйһиссәлам бу әмергә буйсына һәм малаена бу хакта әйткәч, малае: “Әй әтием! Раббыбыз сиңа нәрсә кушты, шуны эшлә. Ин шә Аллаһ, мин сабыр булырмын”. Менә Ибраһим галәйхиссәлам бердәнбер улын ничек тәрбияләгән, ул бит каршы чыкмаган!

Шуннан соң Мөфти хәзрәт Акбүре авылында Ислам динен күтәрүдә зур өлеш керткән шәхесләрне аерым билгеләп үтте. Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан истәлекле рәхмәт хатлары тапшырылды. Алга таба кунаклар Акбүре авылының “Буыннар мирасы” музеена күчте һәм биредәге бай экспозиция белән танышты. Музей экспонатлары белән танышканнан соң, Акбүре авылының “Нургаяз” мәчетендә өйлә намазы укылды. Аннары Корбан бәйрәме уңаеннан аш үткәрелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*