tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районындагы “Ак калфак” оешмасы Илһам Шакировка багышлап кичә үткәрде
Яңа Чишмә районындагы “Ак калфак” оешмасы Илһам Шакировка багышлап кичә үткәрде

Яңа Чишмә районындагы “Ак калфак” оешмасы Илһам Шакировка багышлап кичә үткәрде

Җырдагыча, халкыбызның сөекле җырчысы, илаһи моң иясе Илһам Шакиров йөрәкләребезне яндырып, җаннарыбызны сагыш-кайгыларга салып, җырлый-җырлый арабыздан мәңгелеккә китеп барды… 15 февральдә Илһам абыйга 84 яшь тулыр иде.

17 февраль көнне Тубылгы Тау авыл мәдәният йортында татар эстрадасының легендар җырчысы, бөек шәхес Илһам Шакировның туган көне уңаеннан, “Илһам ага җырларыннан илһамланып”исеме астында, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының, Яңа Чишмә бүлекчәсе тарафыннан уздырылган районкүләм җыр бәйгесе уздырылды.

Катнашучыларны, тамашачыларны “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының, Яңа Чишмә бүлекчәсе җитәкчесе Илсөяр Кыям кызы Дәүләтшина сәләмләде. Бәйгедә Акбүре,Акъяр,Тубылгы Тау, Шахмай,Әдәмсә авыл җирлекләреннән татар ансамбльләре һәм аерым башкаручылар катнашты. Илһам Шакиров репертуарыннан 20 артык җыр башкарылды. “Әдрән диңгез”, “Чыгарсыңмы каршы алырга” , “Кичер әнкәй”, “Умырзая”, “Яшь наратлар” һ.б. җырлар тамашачыны битараф калдыра алмады.

Тубылгы Тау авылыннан, Зөлфия Фаттахова “Кышкы романс” җырын башкарып, жюри нәтиҗәләре буенча, бәйгенең ” Иң моңлы башкаручы” исеменә лаек булды. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Илһам абый авыр елларда үзенең илаһи моңы белән халыкыбызны дәртләндерде, күңелләребезне күтәреп, җаннарыбызга рухи азык өләшеп, киләчәккә якты өметләр уятып, әйтерсең дә очар канатлар куйды. Әйе, татар халкы бөек Тукае белән бәхетле. Ул татар теленең нәфислеген бар халыкларга танытты. Ә Илһам Шакиров илаһи моңы белән бөтен дөньяны шаулатты. Тукаебыз кебек, Илһам ага да авыр язмыш сынауларына дучар булды. Шулай да ул төшенкелеккә бирелмичщ, алга омтылды. Бөтен гомерен туган халкына хезмәт итүгә салды. Югалып, онытылып барган борынгы җырларыбызны туплап, эшкәртеп, халкыбызга кире кайтаруга иреште ул, аларны үзе җырлап та бирде. Илһам Шакиров күңелләргә моңлы җырлары белән килеп керде. Һәм дә җырлый-җырлый мәңгелеккә китеп барды…

“Ак калфак” татар хатын–кызлары оешмасының,
Тубылгы Тау бүлекчәсе җитәкчесе
Айгөл Вафина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*