tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районының “Ак калфак”лылары 90 яшен тутырган юбилярга РФ Президентының котлау хатын тапшырды
Яңа Чишмә районының “Ак калфак”лылары 90 яшен тутырган юбилярга РФ Президентының котлау хатын тапшырды

Яңа Чишмә районының “Ак калфак”лылары 90 яшен тутырган юбилярга РФ Президентының котлау хатын тапшырды

Яңа Чишмә районы, Акбүре авылында туып, шунда гомер кичерүче Кафия әби Минкаева  гомеренең унынчы дистәсен ваклады. Бер гасырга якын гомер бәйрәме, 90 яше уңаеннан аны тәбрикләргә авылыбызның матур гадәте белән авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Зәләлетдинов, авылыбызның хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Наилә Зарипова, мәдәният йорты, районның “Ак калфак” татар хатын кызлар оешмасының 6 филиалы җитәкчесе Галия Миншина, китапханә җитәкчесе Лилия Салихова һәм буыннар мирасы музейы җитәкчесе Вәсил Вәлиуллин килделәр.

Кафия әбинең тормыш юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, ачлык еллар,газиз балаларын югалту ачылары-болар барысы да 90 яшьлек юбилярыбыз башыннан үткән сынаулар. Ләкин ул сынмаган, сыгылмаган. Бүгенгесе көндә Кафия әби Аллага шөкер яшь кызлар кебек йөгереп йөри. Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче 4 баласы,10 оныгы, 9 оныкчыгы аңа хәрвакыт кайтып,хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Аларның кайтуларын балаларча көтеп,шатланып тора. Олыларның күңелләре яшь баланыкы кебек дип юкка гына әйтелми шул. РФ Президентының котлау хатын тапшырганда, аның гаҗәпләнеп “Путин кая белгән соң, мин аңа хәзер ничек рәхмәт әйтим икән”-дип куюы, нәкъ тә балаларча килеп чыкты.

Без аңа бер генә теләк-саулык, ә саулык тән сихәтлеге ул,озын гомер,шатлык,бәхет һәм күңелдәге илахи нур тамчысы.

Йөзләрендә нур уйнап торган Кафия әбигә,аның 4 баласына, 10 оныгына һәм 9 оныкчыгына безне шулай елмаеп,ачык йөз белән җылы каршылаулары өчен Алланың рәхмәте яусын диясе килә.

Илсөяр Дәүләтшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*