tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмәдә “Алма бәйрәме”
Яңа Чишмәдә “Алма бәйрәме”

Яңа Чишмәдә “Алма бәйрәме”

Татарстанның Яңа Чишмә районы Чаллы Башы мәдәният йортында 19 август көнне “Ак калфак” татар хатын – кызлар оешмасы Алма бәйрәме уздырды. Алдан алма белән пешерелгән ризыкларга конкурс игълан ителгән иде. Барлык бәйрәмгә килүчеләр дә үзләре белән алма күмәчләре, паштетлар, кекслар, чебуреклар, варенье, повидло һ.б. бик күп ризыклар алып килделәр. Бәйрәмдә “Тамчы” һәм “Ритм” бию ансамблләре чыгыш ясады. “Талир тәңкә” ветераннар ансамбле җырларын халык бик яратып кабул итте. Шулай ук алма бәйрәменең (Яблочный спас) ничек килеп чыгышы турында мәгълүмат бирелде, бик күп уеннар уйналды. Соңыннан “Ак калфак” татар хатын – кызлар оешмасы җитәкчесе Дәүләтшина пешкән ризыклар конкурсына нәтиҗә ясап җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Соңыннан шул ризыклар белән чәй табыны әзерләнде, барлык бәйрәмгә килүчеләр чәй белән сыйланды. Шул ризыклар белән ялгыз инвалидларны өйләренә барып та сыйладык.

20 август көнне “Ак калфак” татар хатын – кызлар оешмасы килен озату йоласы оештырды. Кияү белән килен һәм кунаклар утырган машиналарны сөлге сузып туктаттык Түбән Камадан килгән кияүгә киленне алып китү өчен бик күп сынаулар аша узарга туры килде. “Талир тәңкә” ветераннар ансамбле теләкләрен һәм җырларын җиткерделәр. Бала – чага килен сипкән акча һәм тәм – томнарны җыеп чыр – чу килделәр. Яшьләргә “Ак калфак” исеменнән туй бүләге тапшырылды, ә кияү һәм аның әнисе очпочмаклар һәм туй мәгариче бирделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*