tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа ел каникулларында Иске Татар бистәсенә күңел ачарга һәм “кияү пилмәннәре” белән сыйланырга килегез!
Яңа ел каникулларында Иске Татар бистәсенә күңел ачарга һәм “кияү пилмәннәре” белән сыйланырга килегез!

Яңа ел каникулларында Иске Татар бистәсенә күңел ачарга һәм “кияү пилмәннәре” белән сыйланырга килегез!

Казанның Иске Татар бистәсендә «Иске Татар бистәсендә Яңа ел көннәре» («Новогодние дни в Старо-Татарской слободе») чыршы шәһәрчеге ачылды.

Бу хакта kzn.ru хәбәр итә. Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен 15,5 метр биеклектәге Яңа ел чыршысы, аңа ылыслы аркалардан тоннель һәм боздан ясалган дүрт тау (бер зур һәм өч балалар өчен) урнаштырганнар.

Бәйрәм мәйданчыгында Яңа ел утарлары эшли башлады, анда сувенирлар сатып алырга, чәй һәм глинтвейн белән җылынырга, шулай ук традицион татар сыйлары, мәсәлән, кияү пилмәннәре белән сыйланырга мөмкин.

Чыршы шәһәрчеге Яңа ел каникуллары дәвамында 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*