tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа ел котлы булсын!
Яңа ел котлы булсын!

Яңа ел котлы булсын!

Менә тагын бер ел үтте!
Көннәр артта калдылар,
Алар тагы маңгайларга
Байтак эзләр салдылар.

Иске елны озатабыз,
Якынлаша яңа ел!
Уңышлар, тазалык, шатлык,
Бәхет алып килсен ул!

Борчылу, ямансу көннәр
Узып артта калсыннар.
Уйларыгыз изге булсын
Яңа яуган кар сыман.

Бу елдагы авырлыклар
Җитез җиләрдәй үтсен,
Пычракланган юлыгызны,
Ак карлар күмеп китсен!

Кышкы җилләр алгы елда,
Йомшак кына эресеннәр.
Караңгы көннәрне куып
Яктылык китерсеннәр!

Яңа ел муллык китерсен,
Теләкләр изге булсын!
Буран йортыгызны чикләп,
Урамда гына тузсын!

Рига. Латвия. “Идел” татар җәмгыяте. Ринат Ахун, Ләйсэн Билал

Один комментарий

  1. Anurbik Чаллы

    Мондый ачык хат(Вертуаль открытка) КУБРЭК ,ТОРЛЕрэк-гэет,туган кон,..
    БУЛСЫН иде..
    Ят телдэ МИЛЛИуннар…

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*