tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңа гасыр” каналында Ульяновск өлкәсеннән чыккан татар шәхесләре хакында сөйләячәкләр
“Яңа гасыр” каналында Ульяновск өлкәсеннән чыккан татар шәхесләре хакында сөйләячәкләр

“Яңа гасыр” каналында Ульяновск өлкәсеннән чыккан татар шәхесләре хакында сөйләячәкләр

Сембер-Ульяновск өлкәсе татар милли сәнгатенә һәм әдәбиятенә бик күп танылган шәхесләрне биргән төбәк. Алар турында күбрәк яңа мәгьлүмат туплау ,аны халыкка житкерү һәм исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, «Татарстан-Яңа гасыр»телерадиокомпаниясенең әдәби–музыкаль тапшырулар редакциясе шушы якларда туып-үскән шагыйрь Сәхаб Урайский һәм СССРның халык артисты Габдулла Шамуков турында «Әдәби хәзинә» дип аталган чираттагы тапшырулар циклын төшерделәр.

Казаннан килгән иҗат төркеме әлеге шәхесләрнең туган якларында
булып, алар йөргән урамнардан узып, аларның авылдашлары, туганнары белән очраштылар.

Габдулла Шамуков Чардаклы районы Әсән авылында туган. Бүген биредэ аның
туганнан туган энесе Фәрит ага Мәҗитов яши. Ул танылган артист турындагы кызыклы истәлекләре белән уртаклашты, абыйсының кайбер кульязмалары, шәхси әйберләре белән таныштырды.

Ни кызганыч, Сәхаб Урайскийның туган авылы Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында шагыйрьнең бер генә туганы да калмаган. .Алар яшәгән нигездә дә бүген чит кешелэр гомер итә. Шулай да авылдашлары аңа кагылышлы әби-бабайларыннан ишетеп калган һәм буыннан-буынга тапшырылып баручы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы моннан бернчә ел элек якташ шагыйрьләре истәлегенә багышлап, аның исемендәге әдәби премия дә булдырган иде. Тапшыруны әзерләүчеләр төрле елларда әлеге премиягә лаек булган берничә язучы белән дә очрашып сөйләштеләр.

Ә татар мәдәният үзәгенең Бари Тарханов исемендәге татар халык театры артистлары Габдулла Шамуков язган әсәсрләрне укыдылар. Ике көн дәвамында төшерелгән язмалар озакламый « Яңа гасыр» һәм «Планета» каналларының «Әдәби хәзинә» тапшыруында эфирга чыгачак.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*