tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа китап укыгач
Яңа китап укыгач

Яңа китап укыгач

Быел Арча район типографиясендә Ринат Фазлыйәхмәтовның “Арча ягы зыялылары” дигән китабы нәшер ителде. Ринат үзе Әтнә егете. Арча ягы дип аталса да, безнең Әтнә турында да шактый күп мәгълүмат табарга була бу китапта.

Шулардан берсе: “Атаклы язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның тулы булмаган шәҗәрәсендә бабайлары Күлле Киме авылыннан булып, язучы булган Солтанморатка (Бөре өязе) мулла булып килүче Әхмәт ахун Ибраһимов, аның улы Нурмөхәммәт мулла Нурмөхәммәт уллары Гыйрфан, Вилдан һәм аларның балалары, шул исәптән Галимҗан Гыйрфан улы күренә. Филология докторы якташыбыз Марсель Әхмәтҗанов нәтиҗә ясаганча, Галимҗан Ибраһимов нәселенең Күлле Кимедән чыккан булуына якынаябыз. Күрсәтелгән хезмәттә күренекле якташларыбызның исемнәрен очратабыз.

Мин, шәхсән, безгә укыган шәриктәшемне очраттым. Без 1954 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамладык. Анда шулай ук Иске Ашыттан Фазылҗанов Амсар да укыды. Хәзерге вакытта ул ветеринария фәннәре докторы.

Гомәр ШАКИРОВ,

Иске Җогып авылы

http://www.atnya-rt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*