tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа китап-яңа ачыш
Яңа китап-яңа ачыш

Яңа китап-яңа ачыш

Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбендә  “Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте” дигән китап тәкъдим итү кичәсе үтте. Китапның фәнни мөхәррире  профессор Д.М.Исхаков, аның урынбасары  тарих фәннәре кандидаты З.А.Тычинских. Китап Татарстан Республикасы Дәүләт программасына бирелгән грант исәбенә, Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты, Бөтендөнья татар конгрессы  тырышлыгы белән   чыгарылган. Монда Казан, Төмән, Тубыл галимнәренең фәнни хезмәтләре урын алган.

Зәйтүнә Абдрәшит кызы әйтүенчә, 200 данә китап Төмән өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән районнарда урнашкан мәктәпләргә, китапханәләргә таратылган. Ул чарага килүчеләрне китапның һәр бүлеге белән тәфсилләп  таныштырды.  Фәнни эзләнүләр нигезендә китапка кертелгән  фото һәм документаларны экраннан күрсәтеп бардылар. Залда  тарих белән кызыксынучылар, шәһәр һәм районнан килгән ветеран укытучылар,  танылган шәхесләр, югары сыйныф укучылары, студентлар, укытучылар җыелган иде. Аларның сорауларына ул җавап бирде, теләкләрен, тәкъдимнәрен тыңлады.

Җыентыкта шәһәребезнең танылган галимнәре: А.А.Адамовның, З.А.Тычинскихның, унбишенче мәктәпнең музей җитәкчесе Р.С.Кутумованың, тарих фәне укытучысы Г.С.Хисәметдинованың фәнни эшләре кертелгән. Кунаклар алдында алар да  үзләренең фәнни эзләнүләре турында чыгыш ясадылар. Мәктәп директоры С.З.Хисмәтуллин: ”Этномәдәни компонентлы мәктәптә мондый иҗади җомга кичәләре киләчәктә дә оештырылачак. “Себер татарларның тарихы һәм мәдәнияте” китап югары сыйныф укучылар өчен яңа кызыклы ачыш. Тарих фәннәрен укытучыларга, туган ягыңны өйрәнүчеләргә эшләрендә кирәкле әсбап. Залда утыручы милли мәдәни автономия әгъзаләре, себер татар мәдәният үзәге коллективы бергәләп татар концертларга оешкан рәвештә барсак, Казаннан килгән татар артистлар белән дә очрашулар оештырсак, татар мәдәниятенең үсешен, хезмәтебезнең нәтиҗәсен дә күрербез,” – дип чыгыш ясады. Сәет Заир улы Хисмәтуллин, себер татар мәдәният үзәге директоры Гөлфирә Хәмитулла кызы Шәмсетдинова презентациянең төп авторы З.А.Тычинскихка Рәхмәт хатын, чәчәкләр тапшырдылар. Бу көннәрне  50 яшьлек юбилеен каршы алган Зәйтүнә ханымны уңышлары белән  ветеран укытучылар: Рәшидә Бакиева, Мәхмүдә Әминова, шагыйрә Галия Абайдуллина, рәссам Эдуард Тушаков, Роза Яхина, чараның барча тамашачылары, чакырылган кунаклар  җылы котлау  теләкләрен юлладылар.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*