tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа мәчет ишекләрен ачты!
Яңа мәчет ишекләрен ачты!

Яңа мәчет ишекләрен ачты!

Авыл халкы күңеленең иң тирән поч­макларында, кырыс заманнар үтәр, дин, иман яңарыр һәм яшеренмичә, Ислам кануннары буенча яшәргә, намаз укырга мөмкин булыр, дигән уй яшәгән. Халык бик теләсә дә, моңа кадәр авылда мәчет юк иде. Һәм менә ул көн килде – “Ибраһим Галәйһис-сәләм” мәчетен ачу тантанасы булды. Көн кояшлы иде. Кешеләр бу вакыйгага чын күңелдән сөенде, төзүчеләргә һәм үзләренең юмарт авылдашы Ришат Ибраһимовка рәхмәтләр укыды. Дини тәгълиматларда әйтелгәнчә, мәчет төзегәндә бер генә кадак каккан кеше өчен дә оҗмахта урын корыла башлый.

2007 елның 12 мае… Пермь крае губернаторы хакимияте җитәкчесе урынбасары Ришат Таһир улы Ибраһимов тормыш иптәше Илира Фәргать кызы белән авылга кайта һәм туганнарына үзенең мәчет төзергә теләве турындагы фикерен әйтә. Туганнары аларның ниятләрен тулысынча хуплый һәм булдыра алганча ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Авылның аксакаллары белән киңәшләшкәч, төзелеш урыны итеп ул вакытта мәрхүмә булган Зөләйха әбинең өе торган урын сайлана. Ул – картәниләребезнең, агинәйләребезнең чын үрнәге. Ире сугышта һәлак булган, балаларын ялгызы үстергән. Аллаһ йортын төзү менә шулай башланып китә. 11 ел дәвамында Ришат Таһир улы, шәхси вакыты белән исәпләшми, еш кына ерак араларны үтеп кайтып, ниятен тормышка ашыру өстендә тырышып эшли.

Изге эштән авыл халкы да читтә калмый, кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә – акча, транспорт белән, эшчеләрне ашатуны үз өсләренә алучылар табыла, өмәләр оештырыла. Уртак хезмәт нәтиҗәсе – кызыл кирпечтән ике манаралы, күп кешегә исәпләнгән иркен, күркәм мәчет калкып чыга. Аның ярымайлы ике манарасы авылның барлык урыныннан да күренә. Территориягә тротуар плитәсе җәелгән, төрле чәчәкләр утыртылган, биек, чүкеп ясалган бизәкле капка куелган. Мәчет ачылган көнне монда эш барышындагы фоторәсемнәрдән стенд төзелеп эленгән иде. Аларга карап та Аллаһ йорты төзелешенең халыкны берләштерүен күрергә мөмкин. Ә халык монда җомга намазларына җыела башлагач, мәчетләрнең төп бурычы – берләшүгә, туплануга, саф күңеллелеккә өндәү, һичшиксез, үтәләчәк.

Мәчет ачылу тантанасы уңаеннан монда мәртәбәле кунаклар – Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров, Башкортстан мөселман хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Розалия Халикова, районның имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Биктимеров, башка мәчетләр вәкилләре, якын-тирә авыллар халкы килде.“Моңа кадәр районда 22 мәчет эшли иде. Бу — 23нче. Диннең халыкны бары тик изге эшләргә генә өндәвен беләбез. Мәчетнең халыкка озак һәм игелекле хезмәт итүен телибез”, – диде Фәнүр Зөфәр улы, чараның тантаналы өлешен ачып.Тәлгать Таҗетдин барлык җыелучыларны Аллаһ йорты ачылу белән котлады һәм аның барлык Ислам дине халкы өчен сөенечле вакыйга булуын билгеләде. Аның әйтүенчә, 1984 елда республикада нибары 17 мәчет булган, бүгенге көндә алар меңнән артык. Аларны күпчелек очракта гомум көч белән халык үзе төзи.“Бу искиткеч матур табигатьле, үзем дөньяга килгән авылга, әти-әниемә, авылдашларыма, туганнарыма һәм якыннарыма рәхмәт белдерәсем килә. Картәти һәм картәниләребезнең, әти-әниләребезнең азан тавышын ишетә алмыйча бу дөньядан китүләре күңелемдә авыр тойгылар уятты.

Мәчет төзү аларга рәхмәт сүзләре җиткерүнең бердәнбер ысулы”, – диде үзенең чыгышында Ришат Таһир улы. Әлбәттә инде, мондый чараларда алардан башка мәчетне ачу мөмкин булмаган кешеләргә рәхмәт әйтелә. Аның сүзләре буенча, Арслан Вахитов, Михаил Никулин (икесе дә Ульяновск өлкәсеннән), Халидә һәм Фәнис Юнысовлар, Илшат Латыйпов, Зилә һәм Азат Арслановлар, Айгөл һәм Айнур Хәбибрахмановлар, Наил Вәлиев, Светлана Бәхтиярова, Фәния Рысаева, Руслан Арсланов һәм башкалар зур ярдәм күрсәткән.Аннары Тәлгать хәзрәт төзелештә актив катнашучыларны Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең Рәхмәт хатлары белән билгеләде, ә мәчет күтәрүгә аеруча зур өлеш кертүчеләргә “Бердәмлек” медальләрен тапшырды.Рәсми өлеш тәмамланганнан соң кызыл тасманы кисеп, чарада катнашучылар мәчеткә үтте. Эчтә бар нәрсә матур итеп бизәлгән, келәмнәр, портьерлар, люстралар, урындыклар зәвык белән сайланган. Җыелучыларны сөендереп, халыкны дингә һәм изге эшләргә чакырып, авыл өстендә азан яңгырады. Беренче җомга намазы укылды.Танылган татар җырчысы Радик Динәхмәтов, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучыларының чыгышлары чараны тагын да бизәде.Мәчет ачылу авыл тормышында зур вакыйга булды. Бу көнне яңгыраган барлык изге теләкләр кабул булыр һәм манаралар очындагы ярымайлар бары тик шатлыклы вакыйгалар шаһиты гына булыр дип ышанасы килә. Амин!

Лиана ЯРМИЕВА.
Стәрлебаш районы, Башкортстан

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*