enrutat
Баш бит / Яңа өмет?! Татар тормышы. Васил Шәйхразиев белән әңгәмә
Яңа өмет?! Татар тормышы. Васил Шәйхразиев белән әңгәмә

Яңа өмет?! Татар тормышы. Васил Шәйхразиев белән әңгәмә

Сентябрь азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Республиканың эчке һәм тышкы хәле, киләчәккә планнар – барысын да колачлый ул. Быелгы чыгыш­та, мөгаен, иң күп бәхәс уяткан тема Татар халкы үсеше страте­гиясен әзерләү булгандыр. Президент күз алдында тоткан әлеге документ нинди булачак? Аны кемнәр эшләячәк? Ни өчен кирәк ул безгә? Әлеге һәм башка темалар хакында ТР Премьер-минист­ры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән сөйләштек.

ХАЛЫККА ТАЯНУ

Тарихка кереп калган бөек юлбашчыларның һәрберсенең үз стратегиясе булган. Страте­гияләре дөрес булганнар максат­ларына ирешкән дә. «Стратегия төзү, бәлки, татар телен дә котка­рыр…» Милли шура рәисе белән очрашканнан соң нишләптер шундыйрак уй килде. Әлбәттә, па­фослы җөмлә кебек, тик, кем әйт­мешли, ятып калганчы атып ка­лырга кирәк.

Васил Габделгаязович та әлеге документның татар телен саклау, үстерүдә әһәмияте зур булачагына ышана.

– Өч вакыйга бер‑бер артлы була, – дип сүзен башлады Милли шура рәисе. – Тарихтан беләбез: 1920 елда Татарстан автономиясе төзелә. Шул вакытта татар халкы үзенең телен, дәүләт теле юга­рылыгында танып, ТАССР була­рак Указлар чыгара. Шул көннән башлап, документларны татарча да алып барабыз. Шулай булгач, бу зур вакыйганың 100 еллыгын билгеләп узу зарур. Татар халкы беркайчан да телен, динен, гореф-гадәтләрен югалтмаган. Йөз ел буена без милләтебезне саклап кала алдык.

Икенчедән, Бөтендөнья татар конгрессының эшли башлага­нына 26 ел тулды. Шул дәвер эчендә ул үз платформасын тө­зеде. Милләтебезне барлау, сак­лау эшен Россия күләмендә генә түгел, ә дөнья буенча алып бара башлады. Димәк, татар милләте өчен икенче мөһим адым – Бө­тендөнья татар конгрессының булуы.

Инде менә өченче юнәлеш: зур, өметле адым – Татар халкы үсеше стратегиясен әзерләү. ТР Прези­денты быелгы Юлламасында: «Конгресс шушы арада татар халкы үсешенең стратегиясен төзеп, кабул итеп, дөньяга күрсә­тергә тиеш», – дип ассызыкла­ды. Әйе, Стратегия кирәк, дигән сүзләр элек тә булды. Тик ул һа­ман чигерелеп килде, эш сүздән ары китмәде. Менә күрәсең, вакыты җиткәндер. Стратегия кичәге, бүгенге, иртәгә буласы вазгыятьтән этәрелеп эшләнергә тиеш.

Васил Шәйхразыевның фикерен шушы урында өзеп торып, укучы­лар игътибарына бер мәгълүмат җиткерәсем килә. ТР Президенты еллык Юллама белән чыгыш яса­ганнан соң, икенче көнне үк ТР Министрлар Кабинетында Ва­сил Шәйхразыев җитәкчелегендә киңәшмә үтте. Анда ТР Фәннәр Академиясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм республиканың дәүләт органнары һәм иҗтима­гый оешмалары вәкилләре кат­нашты. Киңәшмә ябык режимда узды, ягъни анда журналистлар да кертелмәде. Ни өчен? Милли шура җитәкчесеннән шул турыда сорадым.

– Беренче киңәшмә фикер алышу максатыннан уздырыл­ды, – диде Васил Габделгаязо­вич. – Әле андый очрашулар күп булачак, журналистларны да чакырырбыз. Стратегия бул­дыру – масштаблы, зур эш. Доку­ментны эшләгәндә, иң беренче чиратта, халык фикеренә тая­начакбыз. Ә төп эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнә. ТР Фәннәр Академиясе галимнә­ре, төрле министрлыклар һәм ве­домстволар, чит төбәкләрдәге лидерлар – татар җәмәгатьчелеге белән бердәмләшеп эшләячәк­без.

Җитәкченең «халык фикеренә таяну» дигән сүзе кызык тоел­ды. Ничек булачак ул? Баксаң, массакүләм мәгълүмат чаралары, Интернет челтәре аша һәркем үзенең теләк-тәкъдимнәрен, Бө­тендөнья татар конгрессына язып җибәрә алачак икән:

– Халык риза дигәч кенә, ул до­кумент расланачак, – диде Ва­сил Габделгаязович. – Без халык фикерен ишетергә, тыңларга һәм әлеге документны бергәләп кабул итәргә тиешбез.

МӨҺИМ ДОКУМЕНТ

– Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дияргә ярата хал­кыбыз, – дип сүзен дәвам итте Милли шура рәисе. – Бу доку­мент төрле яклап: халкыбыз­ның мәдәниятен, динен, телен, гореф-гадәтләрен, милли ри­зыкларын, киемнәрен үз эченә алачак. Милләтне саклауда туган тел иң мөһим фактор булса да, без икенче кыйммәтләр турын­да да онытмаска тиеш. Халык җырын белгән кеше ана телен онытмый инде ул. Ризык пе­шергәндә «өчпочмак», «гөбәдия» дип сөйләшә икән, бу да телне саклауның бер алымы.

Татар халкы үсеше стратегия­сенең махсус планы, программа­сы булачак икән. Һәм ул өч төрле юнәлешне: беренчесе – бөтен дөньяда яшәүче татарларны; икенчесе – Россиядә гомер итүче милләттәшләребезне; өченчесе – җирле, ягъни Татарстан татарла­рын истә тотып эшләнәчәк.

– Бу өч юнәлеш бер-берсенә каршы килмәячәк, киресенчә, берсе икенчесен тулыланды­рып, берләштереп кенә тора­чак, – ди Васил Шәйхразыев. – Без шуны аңларга тиешбез: доку­ментны кабул иткәч, программа була, дигән сүз. Димәк, телне үс­терү юнәлеше өчен республика үзе генә эшләп калмаячак, фе­дераль бюджеттан да финанслар җәлеп итәргә мөмкинлек туачак. Аерым өлкәләрдә дә акчасыз булмый, моны барыбыз да аң­лыйбыз. Сүз Татарстан турында гына түгел. Дөньяда 10 мил­лионга якын милләттәшебез яши. Соңгы халык санын исәпкә алу буенча, Россиядә 5 миллион 300 мең татар исәпләнә, шуның 2 миллионы – республикабызда, димәк татарның 20 проценты Татарстанда яши, дигән сүз бу. Читтә яшәгән 80 процент та­тар да – безнең милләттәшләр. Милләт буларак берләшеп, бер-беребезне кайгыртып, дустанә яшәү – безнең төп максат.

Милли шура рәисе белән Стра­тегиянең кайсы елларны үз эченә алачагы турында да сөйләш­тек, ягъни документ ничә елга дип кабул ителәчәк? Җитәкче менә нинди җавап бирде:

– Башта аналитика ясарга кирәк, – ди Васил Габделгаязо­вич. – Дөнья буйлап 10 миллион татар таралып яши, дип әйтә­без икән, бу нәрсәдән чыгып исәпләнә? Фамилиясе татар бул­ганга гынамы, тел белгәнгәме, атасы-анасы шулай теләгәнгә­ме? 2030 елга кадәрге вакытны үз эченә алырмы ул документ, илленче елларга кадәргенеме – әлегә төгәлрәк әйтүе авыр. Әмма шунысы хак: аңа төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Егерме елдан соң вазгыятьнең нинди булачагын, нинди проблемалар туачагын берәү дә белми. Димәк, яшәгән саен, күз күрер. Әлегә без бүгенге көннән чыгып кына фикер йөртәбез.

Тагын шуны да әйтәсем килә: без бергә, бердәм булырга тиеш. Чит төбәкләрдә йөргәндә еш күзәтәбез: ана телен белмәсә дә, үзен татар дип санаган, күкрә­ген кага-кага: «Ана телендә сөйләшә алмыйм, ләкин мин та­тар», – дигән милләттәшләребез шактый. Андый очракларда: «Әй, син татар телен белмисең, нинди татар инде син», – дип, кешене кире кагарга, күңелен кайтарырга ярамый. Аерым бер континент­тан башлап, Россиянең һәр шәһә­рендә йөзләгән, меңләгән татар яши. Хәер, Татарстанда да ана телен белмәгән күпме милләттә­шебез бар. Стратегия аларны, ягъни телен оныткан татарларны да кайгыртырга тиеш булачак.

Татарларны милләт буларак саклаучы, берләштерүче до­кумент Президентның киләсе еллык Юлламасына кадәр әзер булачак, дип ниятли Татар конгрессы җитәкчелеге.

СҮЗ УҢАЕННАН:

Телләрне саклау, өйрәнү турында программа Татарстанда 2014 елдан бирле эшли. (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендә кабул ителгән 794 нче Карары). Ул «ТР Министрлар Кабинетының «2014–2020 елларга Татарстан Республи­касы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын раслау турында» дип атала. Аңлашыл­ганча, сүз монда татар теле турында гына бармый. Программаның бюджеты 1 миллиард сумнан артык. Аерым елларга бүлгәндә, ул – түбәндәгечә:

  • 2014 ел – 167, 40 миллион сум;
  • 2015 ел – 184,20 миллион сум;
  • 2016 ел – 182,10 миллион сум;
  • 2017 ел – 164,50 миллион сум;
  • 2018 ел – 141,25 миллион сум;
  • 2019 ел – 122,14 миллион сум;
  • 2020 ел ел – 122,61 миллион сум.

«ТЕЛ ГАИЛӘДӘН БАШЛАНА…»

1990 нчы еллардан соң тыныч кына, үз көенә яшәгән ана теле­безгә узган ел кисәк кенә күсәк белән китереп орган кебек булды. Татарстан суверенитет алган­нан соң гел үзебезчә яшәрбез кебек иде, югыйсә. Ә юк, тарих янә кабатлана. Узган ел кайбер мәктәпләрдә яртышар ел татар теле укытылмавы, сыйныфы-сыйныфы белән «отказ» язулар, әлбәттә, җанында татар рухы булган меңләгән милләттәше­безнең төн йокыларын качырды. Мин исә быел ике балам белем алган татар гимназиясендәге рас­писаниедә «татар теле» сүзе бул­мавын күреп янә бер тетрәндем. Ул фәнне хәзер «родной язык» алыштыра. Әйе, анысы да шул татар теле, тик – аңлаган кешегә. Җанында татар рухы булмаган кеше «родной язык» урынына нәрсә сайлар, менә монысы – төп сорау…

ТР Премьер-министры урын­басары, Милли шура рәисе Ва­сил Шәйхразыев белән дә әнә шул четерекле темага кагылмый уза алмадык:

– Нинди генә авыр елларда да ана телебезне саклап кала алдык, – диде ул. – Бүгенге көндә бу мәсьәләдә проблема күрмим. Телне өйрәнәм, дисәң, бөтен мөмкинлекләр дә бар: мәктәпләрдә, балалар бакчала­рында укыталар, татарча газе­та-журналлар чыга, Интернет-проектлар, «Ана теле» онлайн мәктәбе эшли, өйрән генә. Бер дә булмаса, репетиторлар бар. Башка телләрне репетиторлар ярдәмендә өйрәнәбез бит, ә ана телен бушка да укыйсыбыз кил­ми! Асылда, өйрәнәсебез килми, шуңа күрә сәбәп эзлибез. Теләкне булдырыр өчен, рух кирәк, менә без шул юнәлештә эшләргә тели­без.

Әгәр һәр татар гаиләсе: «Мин татар, әби-бабамның мирасын югалтырга хакым юк», – дип уй­ласа, проблема булмас иде. Кай­вакыт: «Татар телен белү нәрсә бирә?» – диләр. Бу сорауны бирү­челәргә мин шаккатып карыйм. Ничек инде ана телен белү нәрсә бирә? Әниләрне сайлап алмый­лар, димәк, ана телен дә… Җитәк­че буларак, тулы ышаныч белән әйтәм: ике телне белгән кешегә бездә күп ишекләр ачык. Татар телен яхшы белсәң, Татарстанның Президенты була аласың! Яхшы мотивациядер бит?! Бик күп ми­нистрларыбыз, җитәкчеләребез барысы да татарча белә. Бүген яшьләр акыллы, карьера ясарга омтыла. Димәк, ике телне дә ка­мил белмичә, зур үрләр яулап булмаячагын аңлый. Документлар бүген татарча да, русча да алып барыла. Димәк, дәүләт югарылы­гында татар теле үзенең статусын югалтмады, борчылыр урын юк…

Татар теле турында сөйләшкәндә, Васил Габделгаязович еш кына бер фикерне кабатла­ды: «Ана теле, беренче чират­та, гаиләдә сакланырга тиеш». Һәм менә аны ничек дип дәлилли:

– Без әбиләр белән тәрбияләнгән буын. Элек балалар бакчалары юк иде бит. Балачак гел әби-ба­байлар янәшәсендә үтте. Ә алар халык әкиятләрен дә, җырларын да беләләр, шуны безгә сөйлиләр. Шул рәвешле ана теленә мәхәббәт кечкенәдән сеңгән. Бүгенге әби-бабайлар да шулай эшләсә, тел мәсьәләсендә бер проблема да калмас иде. Шуны аңларга кирәк: телне бер генә кеше сак­лый алмый – бу өлкәдә һәркем үз өлешен кертсен. Әби-бабай, әти-әни, бакча тәрбиячесеннән башлап, дәүләт югарылыгындагы җитәкчегә кадәр.

… Милләтем, телем югалмасын дип, ут йотып яшәгән гражда­нин, әни буларак, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның еллык Юлламасында тел проблемасын күтәрүенә чын күңелдән сөендем. Соңгы бер ел эчендә ана теле­без, туган телебез – татар теле тирәсендә барган шау‑шулы вазгыятьтә яңа документ – Татар халкы үсеше стратегиясе телне саклауда, милләтне берләштерүдә мөһим адым булыр, дип ыша­насы килә. Әлеге темага яңадан әйләнеп кайтырбыз әле. Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, редак­циягә бу уңайдан фикер, тәкъ­димнәрегезне юллый аласыз. Без аларны, һичшиксез, адресат­ларга тапшырырбыз.

Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать иткән еллык Юлламасыннан:
– Соңгы вакытта Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен укытуга кагылышлы закон проекты буенча фикер алышулар билгеле бер киеренкелек нокталары булуын әлеге теманың илебездәге күпмилләтле мәдә­ниятнең киләчәге өчен аерым бер әһәмияткә ия булуын күрсәтте. Безнең карашларның, күзаллауларның феде­раль хакимият органнары, экспертлары тарафыннан ише­телүе сөендерде. Гамәлдәге законга кертелгән үлчәнелгән төзәтмәләрнең вариантлары Россия халыкларының туган телләрен өйрәнү өчен кирәкле шартлар тудыра.

…Шул ук вакытта тел мәсьәләсе тирәсендә барган фикер алышулар безнең мәгариф системасы өчен дә, барыбыз өчен дә җитди сабак булырга тиеш. Озак вакыт дәвамында татар телен өйрәнү методикаларын һәм тех­нологияләрен камилләштерү мәсьәләләре хәл ителмәү – җитди кимчелегебез.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, федераль ми­нистрлык белән хезмәттәшлектә, тиз арада вазгыятьне җайга салуга юнәлдерелгән чараларны күрергә кирәк. Уку планнарында һәм программаларында туган телне өйрәнүнең мәҗбүрилеге дә исәпкә алынырга тиеш. «Республика дәүләт теле» предметын өйрәнүне ка­милләштерү эше дә дәвам ителергә тиеш.

Моннан тыш, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына тулаем милли мәгариф инфраструктурасын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр комплексын эшләргә һәм, КДУ белән берлектә, Милли педагогика институтын төзүне тәмамларга кирәк.
Телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу мәсьәләләрендә республикадан читтә яшәүче татарларга булышу – Татарстанның конституцион бу­рычы. Үткән Бөтендөнья татар конгрессы съездлары әлеге сорауларның аеруча мөһим булуын күрсәтте.

Әлеге эш өчен җаваплы дәүләт хакимияте орган­нарына, Бөтендөнья татар конгрессына, урыннарда тиешле структуралары булган Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясенә үзара тагын да ты­гызрак эш алып барырга кирәк. Эшчәнлекнең төрле форматларын үстерү, шул исәптән «Ана теле» челтәрен киңәйтү дә зарур.
Игълан ителгән Татар халкы үсеше стратегиясен кабул итүне сузу да безне бизәми. Ул үзтәңгәллеккә, халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә караш­ларның уртаклыгына нигезләнеп, милләтне берләш­терүче документ булырга тиеш. Исегезгә төшерәм, әлеге эш өчен Бөтендөнья татар конгрессы җаваплы.

САННАР

1920 елда Татарстанда 2 мил­лион 900 мең халык яшәгән. Хәзер исә 3 миллион 900 мең кеше гомер итә. 1920 елда Казанда 136 мең кеше булса, бүген башкалада 1 миллион 200 мең кеше яши. 1920 елда 86 процент кеше авылда яшәсә, бүген 76 процент халык шәһәрдә һәм район үзәклә­рендә көн күрә.

 

Автор: Руфия Фазылова
Фотограф: Ната Смирнова, Лилиана Вәлитова
«Татарстан» журналы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*