tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа рәис сайланды.
Яңа рәис сайланды.

Яңа рәис сайланды.

16 апрель көнне Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясенең VII хисап-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә    өлкәнең мәгариф һәм фән министры Екатерина Уба, Ульяновск шәһәре башлыгы Сергей Панчин,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Илдар Гыйльметдинов катнашты  һәм сәламләде.IMG_8579IMG_8576

Конференция эшендә катнашучы 166 делегатлар арасында Ульяновск өлкәсенең почетлы гражданнары, Өлкә Законнар чыгару Җыелышыннан, шәһәр Думасыннан депутатлар, район хакимияте башлыклары, фән докторлары, профессорлар, укытучылар, мәдәният, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, татар милли тормышында актив катнашучылар да  дә бар иде.

Татар мәдәният үзәгенә җыелган делегатларны сәламләргә Ульяновск өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов килде. Татар милли мәдәни автономиясенең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Татар халкына рәхмәтләрен җиткерде.

Биш ел дәвамында башкарылган эшләргә Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин хисап тотты. Ул милли мәгариф, мәдәният, спорт, татар язучылары, татар матбугаты, эшмәкәрлек юнәлешендә башкарылган эшләрне бәйнә-бәйнә сөйләде. Проблемаларга да тукталып китте.  Шушы чорда, биш ел эчендә  башкарылган эшләрне чагылдырган  видеофильм да күрсәттеләр.

Конференциядә Автономиянең ревизия комиссиясе рәисе Таһир Дәвләтшин чыгыш ясады, хисап тотты.IMG_8573

Чыгыш ясаучылар арасында шулай ук, Димитровград татар милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Халиулов, өлкәнең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллина, Карсун районы башлыгы Шамил Шәмсетдинов, Чардаклы районы татар-милли мәдәни автономиясе рәисе Җәмил Хәкимов, Иске Кулатка районы башлыгының беренче урынбасары Венера Деникаева һәм башкалар чыгыш ясады.

Соңыннан 115 кешедән торган Башкарма комитет әгъзалары, шул исәптән 24 кешедән торган Президиум әгъзалары сайланды. Рәис итеп кабаттан бертавыштан Рамис Сафин сайланды.

Милли тормышта актив катнашучыларга өлкә губернаторыннан, өлкәнең Мәгариф һәм Фән министрлыгыннан, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Татарстан мәдәният министрлыгыннан мактау кәгазләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Конференция эшлекле рухта узды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*